Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«ТАҢ» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының 2025 елга отчет җыелышы булды

«ТАҢ» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Алмаз Мәсгут улы Сибагатуллин үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагының иң катлаулы тармак булуын искәртте.

2025 нче елда хуҗалык эшчеләренең уртак тырышлыгы белән алынган керемнәр, төрле күләмле эшләргә киткән чыгымнарны, хезмәт хакларының артуын саннар белән дәлилләде.
Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Срүр улы Сабирҗанов, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Кашшапов Айрат Хәмбәл улы узган елга нәтиҗә ясап, үзара салым акчасына башкарылган һәм максат итеп куелган эшләр, хуҗалыклардагы терлек саны һәм дәүләттән каралган субсидияләр буенча мәгълүмәт бирделәр. Авыллардагы демографик хәлнең начараюының да борчуга салуы турында әйтеп үтелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев