Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

10 сентябрьгә кадәр генә, ашыгыгыз!

Татарстан халкын пенсия яше алдындагылар өчен ташламалар турында фикер алышуга чакыралар

 

Пенсия яше алдындагы гражданнар өчен ташламалар буенча закон проекты “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган.

Татарстанлылар пенсия яше алдындагы гражданнар өчен ташламалар буенча республика закон проекты турында фикер алышуда катнаша алалар. “Татарстан халкына адреслы социаль ярдәм турында”гы Татарстан Законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Закон проекты 60 яшькә җиткән барлык ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән барлык хатын-кызларга, шулай ук пенсия яше күтәрелүгә карамастан, алдан пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнарга барлык социаль яклау һәм ташламаларны саклауга юнәлдерелгән.

Үз тәкъдимнәреңне һәм искәрмәләреңне 10 сентябьгә кадәр калдырырга була. Документны “Ачык Татарстан” порталының “Татарстан законнары поектлары җәмәгать фикер алышуы” рубрикасының “Халык экспертизасы” кертеменнән табарга була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171113/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев