Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Агулы тәмләткеч: галимнәр популяр тәмләткечнең куркынычы турында сөйләделәр

Составындагы авыр металл йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә.

АКШтагы Стэнфорд университеты тикшеренүчеләре карри тәмләткечен ясау өчен файдаланыла торган куркуманың нейротоксик үзлеккә ия кургашлы булу мөмкинлеген ачыклаган.

Экспертлар Бангладеш халкының канына кургаш эләгү сәбәпләрен ачыкларга омтылып, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Нәтиҗәдә, алар иң ихтимал чыганак дип куркуманы атаганнар.

Эш шунда ки, бу үсемлекне эшкәрткәндә буяу сыйфатында ачык сары төс бирү өчен кургаш хроматы өстәлә. Бу практика 1980 нче еллардан бирле дәвам итә.

Организмдагы кургаш йөрәк-кан тамырлары авыруларының һәм когнитив ялкынсынуларның үсешенә китерә. Куркумадагы әлеге элементның дәрәҗәсе Бангладешның ике районында иң югары пычрану күрсәткечләре белән 1000 ммг/г га җиткән. Белгечләр фикеренчә, куркыныч буяуларга ихтыяҗны киметергә аны тиз эшкәртү өчен куркуманы киптерү технологиясен яхшырту гына ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://u24.ru/news/52854/yadovitaya-priprava-uchenye-rasskazali-ob-opasnosti?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев