Биләр форумда  - өченче урын!
Белми калмагыз

Биләр форумда - өченче урын!

Олы Әтнә мәктәбенә укучылары зур җиңү китерде.

"Без укучылар белән Биләр форумда катнаштык. 26 район командасы арасында -  Интеллектуаль спорт турнирында безнең  Олы Әтнә мәктәбе укучылары өченче урын яуладылар. Бик зур җиңү булды. Күзгә яшьләр килде. Безнең балаларга җиткәне юк", - дип, шатлыгы белән уртаклашты Олы Әтнә мәктәбенең  әйдәп баручы укытучысы-оештыручысы Динә Галиуллина.

Котлыйбыз Сезне! Үрләрегез алда булсын, уңышлар телибез. 


Нет комментариев