Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Covid-19га антитәнчекләр барлыгы турындагы сертификатлар ярты ел гамәлдә булачак

Сертификат бердәм дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат булганда, әлеге порталда гариза бирелгәннән соң 3 календарь көн эчендә формалаша.

Коронавируска каршы антитәнчекләре булганнарга ярты елга сертификат бирелә.

Организмда коронавируска каршы антитәнчекләр булуы билгеләнгән сертификат тест нәтиҗәләрен алганнан соң алты ай гамәлдә булачак. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Сертификат бердәм дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат булганда, әлеге порталда гариза бирелгәннән соң 3 календарь көн эчендә формалашачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Тестны лицензиясе булган теләсә кайсы лабораториядә үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта ведомствода тест нәтиҗәләре нигезендә сертификатны кабаттан чыгару мөмкин түгел, дип билгеләп үттеләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-02-2022/covid-19ga-antit-nchekl-r-barlygy-turyndagy-sertifikatlar-yarty-el-gam-ld-bulachak-5848972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев