РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында «Вода России» фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады.
Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.
Фотоконкурста, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, теләге булган һәркем, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркемне тәшкил итә.
Конкурста катнашу өчен, анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф. сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә кайсы ысул белән – профессиональ фотоаппарат, һәвәскәрләр куллана торган җайланма, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә төшереп җибәрергә була.
Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк. Аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла:
«Шәһәр һәм су» – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;
«Су хөкемдарлары» – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;
«Бу кызык…» – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;
«Минем стихиям» – зур һәм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.
Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта «Вода России» фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/04/170883
Әлеге фотолар хәбәрчебез Фидаил Кадимовныкы. Кайсыгызның да мондый фотолары бар. Һәм алар барысы да бу бәйгегә катнашыырлык. Ашыгыгыз!
Нет комментариев