Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Татар-информ” “Идел-йорт” фестивалендә гран-при алган спектакльне онлайн күрсәтә

Бүген Г.Камал театрында Шамил Закиров исемендәге XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Әлеге чарага безнең Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов та чакырулы. Әлеге коллектив бәйгегә "Саташу" спектакле белән катнашты. җиңүчеләр арасында алар да бардыр дип ышаныйк.

Кичәдә фестивальнең гран-при лауреаты булган Бөгелмә халык театрының Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтәчәкләр.

Спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флюра Шәрипова. Кичәне “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк.

Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/302/

Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176756/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев