Театр сәнгатен яратучы әтнәләр ишетми калмагыз, менә дигән мөмкинлек
Белми калмагыз

Театр сәнгатен яратучы әтнәләр ишетми калмагыз, менә дигән мөмкинлек

Камал театры тарихындагы иң яхшы утыз спектакльне интернеттан карап була Видеоязмалар театрның ютуб-каналына куелган.

Камал театры тамашачыларны ютуб-каналда спектакльләр карарга чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Ютуб-каналыбызда татар театры тарихындагы иң яхшы 30 спектакльнең видеоязмаларын карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Тизрәк безгә кушылыгыз», диелә бу хәбәрдә. Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев