Хатын-кызлар,гүзәл затлар!
Безгә язалар

Хатын-кызлар,гүзәл затлар!

Раушан САДЫЙКОВ, Иске Җогып авылы

Хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз
Елмаегыз бүген, көлегез!
Сез булганга дөнья шулай матур,
Булмасагыз, төссез көнебез.
Хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз,
Сезнең өчен безнең җырыбыз.
Табын түрләренә узыгыз да,
Өйнең нуры гына булыгыз.
Хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз,
Сезгә бездән изге теләкләр.
Мәхәббәтнең кайнар ялкыннарын
Бүләк итсен Сезгә йөрәкләр.
Хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз,
Яшәрегез бүген шатлыктан.
Сезнең белән генә тормышыбыз
Ялкын булып җирдә кабынган.
Хатын-кызлар, гүзәл затларыбыз,
Чәчкәләрне кабул итегез.
Таң кояшы булып арабызда
Балкып кына яши күрегез!
 


Нет комментариев