Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Укучылар сынатмады

Балтач районының Кенә авылында Советлар Союзы Герое Барый Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбендә “Халык зур ул, моңлы ул...” исемле төбәкара бәйге­фестивале быел җиденче мәртәбә узды.

Якташлары – Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәлахова, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың дәвамчыларын барлау, татар халык иҗатын яшь буынга пропагандалау максатыннан үткәрелеп килүче әлеге бәйгенең беренче турына 236 гариза, видеоязма кабул ителгән. Җиде иләктән иләп, җитди уйланып-фикерләшеп сайлаганнан соң, 60 катнашучы икенче турга узды.

22 эш өч номинациядә дә билгеләнде. Бу бәхетлеләр исемлегендә Бәрәскә урта мәктәбенең “Сәйлән” коллективы һәм Әнвәр Нигъмәтҗанов бар иде. Укучыларыбыз гала концертта катнашып, “Сәйлән” коллективы “Фольклор” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом, Әнвәр Нигъмәтҗанов “Нәфис сүз” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Айсылу Сәгъдиева, Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев