Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Әйшияз авылы яшьләре хәрби Ренат Сабиров рухына мәчеттә Коръән укып искә алдылар

Ренатның рухы шат булып ятсын, изге нияттәге Әйшияз авылы егетләренә савап булып барсын.

Коръән ашында имам-хатыйб вәгазь сөйләде, дога кылды. Ул Ренатның җаны тыныч булуын, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт ишекләрен ачуын сорады. Шулай ук, имам-хатыйб махсус хәрби операциядә катнашучыларга нык сәламәтлек, иминлек һәм тиз арада өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

Мәчеттә узган Коръән ашы Ренатның рухына багышланган иң зур хөрмәт билгесе булды. Бу чара авыл халкының бердәмлеген, бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булуын тагын бер кат күрсәтте. Аллаһ Тәгалә Ренатның рухын шат кылсын, аның кылган изгелекләре кабул булсын.

Әйшияз яшьләре бу игелекле гамәлләре белән Ренатның истәлеген мәңгеләштерделәр. Аларның бу адымы башкаларга да үрнәк булып торсын.

Геройларыбыз беркайчан да онытылмаячак! Аларның исеменә мемориаль такталар ачылуы турында алда язган идек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев