15 апрель 2017 яңалыклары
-
Кыйммәтле дарулар да, интернет та булышмаган
2 апрель көнне мәкерле, рәхимсез авыру 37 яшьлек киленем Эльмираны арабыздан алып китте... Улым Рамилне, оныгым Ландышны ялгыз калдырды. Моннан 1 ел элек, таза-сау йөргән җиреннән кинәт кенә килеп чыккан чирне аздырмас өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләп карадык. Иң әүвәл, район үзәк хастаханәсе табиблары бик тырышты. Казан белән элемтәгә...
-
Казанда хәбәрсез югалган хатын-кызның гәүдәсе табылган
Кичә иртән, ягъни 12 апрель, Казанның Химическая урамыннан 50 метр ераклыкта урнашкан урман полосасында өлешчә сөяктән генә калган бу тирәдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Тышкы билгеләр буенча ул көч кулланып үлгәнгә охшамаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Хатын-кыз өеннән билгесез юнәлештә...
-
Татарстан йөзүчесе Россия чемпионы булып танылды
Бөгелмә спортчысы, 21 яшьлек Александр Красных Мәскәүдә уза торган чемпионатта өченче "алтын"ын яулый инде.
-
“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”
Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...
-
«Тоталь диктант»
Бөтен Рәсәй һәм дә аның чикләреннән тыш язылган "Тоталь диктант" акциясендә әтнәләр катнашып кына калмыйча, үзләренең орфографик белемнәрен тикшереп карарга бик теләп килделәр. Леонид Юзефович текстын 71 илдә, 858 шәһәрдә 200,2 меңгә якын кеше язды. Шулай ук беренче тапкыр диктантны "S7 Airlines" авиакомпаниясенең 10 рейсында (329 кеше) очучы пассажирлар да...
-
«Бу яшькә җитәрмен дип уйламаган идем»
Дусым авылында гомер итүче Галия әби Лотфуллина да 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. - Бу көнне күрермен дип уйламаган идем. Аллага шөкер, тормышым бик әйбәт. Балаларым «Әни» дип кенә торалар. Бәхетемә кызым Альмира авылда калды, - дип каршы алды үзен котларга килүчеләрне Галия әби. Галия әби дә колхозда нинди...
-
Кубок – безнең волейболчыларда
Волейбол буенча Теләче районында республика беренчелегенә 2003 елгы һәм яшьрәкләр арасында узган ачык чемпионатта спорт мәктәбенең Күңгәр һәм Олы Әтнә командалары да катнашты һәм зур уңышка иреште. Күңгәр егетләре (тренерлары И.Әхмәтов) - I урынга чыгып кубокка лаек булды. Олы Әтнә командасы (А.Ваһапов) III урын алды. "Арча, Саба, Теләче кебек районнар...
-
Куркып калмагыз
Хәбәр иткәнебезчә, 18-20 апрель аралыгында районда гражданлык оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Шул уңайдан, нәкъ менә 20 апрель көнне районда сирена кычкырткан, тавыш көчәйткечләр аша кисәтүләр турында ишетсәгез, куркып аптырап калмагыз, бу бары тик өйрәнүләр генә булачак.
-
Балыкчылар колагына
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, Татарстан балык хуҗалыгы сулыкларында 25 апрельдән 10 июньгә кадәр икедән артык ыргагы булган донка яки кармактан тыш бүтән ау коралы белән төрле су биоресурсларын тоту катгый тыела. Рөхсәт ителгәннәре дә бары яр буеннан һәм уылдык чәчү урыннарында булырга тиеш түгел....
-
“AnimalProfi” форумы уза
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында "Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр" исемендәге Россиякүләм һөнәри "AnimalProfi" форумы уза. Әлеге форумның программасы хуҗалык вәкилләре сораулары нигезендә төзелгән. Чыгыш ясаучылар арасында зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле практик-киңәшчеләр дә байтак иде. "AnimalProfi" форумының оештыру комитеты спикерлар белән бергәләп...
-
“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”
Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...
-
Сабыйларга бүләккә
Күәм балалар бакчасы районда иң зур бакчаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә әлеге бакчага барысы бергә 38 бала йөри. 1989 елда ачылган балалар бакчасы заманында 90 балага исәпләнеп төзелгән булган. Бакчага кайчандыр шуның кадәр бала йөргәндерме юкмы, әмма соңгы елларда балалар саны 40тан әллә ни артмаган. Сабыйларга тугыз кеше хезмәт...