Татарстанда 500дән артык өлкән кеше “Актив озын гомер” программасына җәлеп ителгән
Татарстанда өлкән буын кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруга юнәлтелгән “Актив озын гомер” республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда анда 502 976 татарстанлы катнашкан, бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44 проценттан артыгы. Программа “Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.