Үлгән кеше турында начар сөйләшмиләр.
Бу кеше турында бер ни дә сөйләмәс идем. Соңгы араларда, йокылы-уяулы яткан вакытта, гел күз алдына килә. Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы Күрәсен, рухы дога өмет итә торгандыр. Аның рухына дога кылдыручы юктыр дип беләм. Җаен туры китереп, хәзрәтебезгә аңа багышлатып, дога кылдырып аласы булыр. Ул үзе диннән ерак торды. Коммунистлар чорында туып – үсеп, җитлеккән кеше Дин тоткан хезмәттәшләрен күреп, ниндидер бер астыртын елмаю белән елмая иде. Бу елмаю да түгел, астыртын көлеп карау дип әйтимме? Аның ул карашын тасвирларга сүз байлыгым җитеп бетми. Заманында, мәрхүм Туфан ага Минннуллин болайрак әйткән: “Көлүне тиле дә булдыра алп. Ә матур итеп елмаюны бөтен кеше дә булдыра алмый. Ул ходай тарафыннан бирелгән талант.” Ә мин тасфирлаган кешенең елмаюы Туфан ага әйткән елмаюның капма – каршы киресе. Әз булса да чагыштыра алдым бугай. Ул көлемсерәп караган бер хезмәттәше инде йөзгә җитә, әле дә дин юлында, буйсыны да яшенә карата искиткеч. Язучылар шагыйрьләрне дә бик өнәп бетермәде. Казанга кайтышлый, минем машинада, Илдар ага Низамов белән янәшә утырып бардылар, Илдар абый сөйләшергә ярата. Сүзнең тәмен белеп, уй-фикерләрен җепкә тезгән энҗе бертекләре кебек итеп тезеп тыңлаучыга җиткерә. Рус сөйләменә безнең татардан байтак кына сүзләр күчкән икән. Шуларның берничәсе истә калган. Безнең алачык дигән сүзне руслар лачуга ди. Без ләүкә дигәнне алар лавка ди. Илдар абый шуның ише унган сүзне мисал китереп сөйләде. Язып кына куясы калган. Татар акылы төштән соң “Хәзерге бөек рус дәүләтен төзүдә татарларның хезмәте әйтеп бетергесез,” – дигән иде. Илдар абый машинадан төшеп калгач бу кеше: “Профессорның башы китә башлаган” – дип теге мыскыллы елмаю белән елмайды. Тагын бер очрак күз алдында. Аның эш бүлмәсенә керергә торганда, беренче мәртәбә, Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибрагимов) белән очраштык. Майор дәрәҗәсендәге милиция исеменнән. Кием шул кадәр килешә, искиткеч матур кеше. Хуш! Бу иптәшненң эш бүлмәсенә үттем. “Әле чыгып киткән кеше, Актаныш милициясенең замполиты, Актаныш әртисләренең концертына чакыру билеты калдырды. Мин андый вак-төяк концертларга йөрергә яратмыйм, хатыным бгрәк тә. Барырга теләсәң чакыру кәгазен бирәм!” – Актанышларны бик күрәсем килсә дә бара алмам. Аның өчен Казанда кунып калырга кирәк. – Язган такмакларын китап итеп чыгарткан. Бер нөхсәсен миңа да калдырып китте, - дип теге елмаюы белән елмайды. Бу кешенең яхшы гамәлләрен язмакчы булам. Никтер бер бер очрак та искә төшми. Кушаматлары хәтеремдә: кул астында эшләгәннәре тактаны да; хезмәттәшләре биргән кушамат та, Шахматны яхшы уйный иде. Шахмат уйнау өчен хәйләкәр булырга кирәк. Хәйләкәрлек анда берничә кешегә җитәрлекю еврейләрдә бер дә ким түгел. Бер очракны искә төшереп китми булмас. Арча милициясендә бергә эшләгән остазым Нурислам Фахтуллович бер очрашканда: “Рәүф Сәлихович ул кеше белән эш иткәндә сак бул! Тасма теоенә ошанып бетмә! Ике йөзле кеше ул. Мин күчтәнәчкә Кама балыгы ташыганда, туганым-туганым дия – дия, бер алдына, биш артына чыга иде. Ул районнан киткәч, очрашканда сәлам дә бирми башлады. Биргән сәламне алмый. Баш кагып исәнләшсә дә күңгел булган булыр иде”. Нурислам Фатхулловичнең шул сүзләрен тыңлаганнан соң, мин – беркатлы авыл малае, бу кеше белән эш иткәндә үзем җибәргән берничә ялгышымны аңладым. Узган эшкә салават. Аның бер йомышын үтәмәгәннән соң яшәгән фатирына барырга туры килде. Эчкә узарга чакырды. Бер күз төшереп чыгыйм дип кердем. Мондый фатирны “Сталинка” диләр: Биек түшәм, иркен бүлмәләр, зур кухня, киң коридор. Залда бу кешенең әбисе гәҗит укыр утыра. – Мама, бу егет әни яшәгән авылда эшли, күчтәнәчләр алып килгән. – Рәхмәт” – диде дә әбисе кабат гәҗитенә төбәлде. Ул берничә буын шәһәр кызы булган булырга тиеш. Көдрәләнеп торган ап-ак чәч. Табигый көдрә микән, куелган алтын алкалар күренеп тора. Өйдә булса да әбисе иренен буяп куярга онытмаган. Башын капламаган. Бу яшьтәге татар карчыклары гадәттә урыннан торып бит – кул югач та башка яулык бәйлиләр. Фатир иренә бирелгәндер дип уйлыйм. Заманында урынлы эштә эшләгәндер мәрхүм. Гади халыкка мондый фатир тәтеми. Агаемның кызы “Здрасте!” – диде дә бүлмәсенә кереп китте. Малае исәнләшеп тә тормады. Ничек ашап утырган булса, шулай ашавын дәвам итте. Карыны нык ачкан булгандыр күрәсең. Ул яшьтә карын тиз ача, гел ашыйсы килеп тора. Бу егет белән тагын берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Исәнләшкәнен хәтерләмим. Абзый чәй әчәргә кыймаса да, букчамны бушатып китәргә ашыктым. Хатынын икенче вакытта күргәнем булды. Кәнәфидә гәҗит укып утырган әбигә һич ошамаган. Озынча төз гәүдә, сөләем йөз, бар нәрсәсе дә үз урынында. Мөгаен әтисе тырышкандыр. Русча акцент белән берничә җөмлә татарча да сөйләшкәне булды. Абый хатынын сайлый белгән. Миңа ошады. Гаиләдә төп хуҗа әби булырга тиеш. Агай бу фатирга йортка кергән кеше булган булса кирәк. Погоныда өч зур йолдыз йөртсә дә мондый фатир ала алмаган булыр иде. Йортка кергәнче утка кер дигән борынгылар. Руслар андыйларны бер сүз белән “примак” диләр. Бу кешене йортка кергән дип уйларга, авылдашым бер апаның сөйләгән кыйссасы сәбәп булды “Нинди зур йолдызлы погоннар тагып йөрсә дә мин ул кешене бик хөрмәт итеп бетермим. Әнисе белән әтисе нык кына сүзләшкәннәр дә, әтисе авылдан ук чыгып киткән. Казанда, атна буе вокзалларда кунып йөргәннән соң, улын эш урынында эшләп таба. Улы, фатирның бусагасын да атламыйча, әнисе янына кайтарып куя. Мунчада юындырып, яңа чиста киемнәргә киендереп, фатирында бер кич булса да кундырып, кайтарып куйса ни булган? Абый шуннан соң озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте. Хатыны, миңа җинги тиешле була инде, егет -кыз вакытта сөйләшкәләп йөргән, хатыны үлеп тол калган кешегә кияугә чыкты. Әйбәт яшәделәр дип беләм. Тора-бара бу ире дә зиратка, каен төбенә китеп барды” Бу кеше әнисенең икенче мәртәбә гаилә коруына шатланмады да, бик кайгырып та китмәде. Икенче ире бакыйлыкка күчкәч әнисе янына еш кайтып йөри башлады. Кайтыр – китәр ара да якынайды. Беренчедән әнисенеңхәлен белсә, икенчедән чын итеп ял итеп килә. Авыз тутырып татарча сөйләшә. Әз-мәз “урыс малаен” да авыз итә. Табигатькә чыга, җәен җиләк җыя; көзгә таба гөмбә өлгерә; иренми, җыя, эшкәртә. Аз булса да Казандагы гаиләсеннән аерылып тора. g Анда, мондагы кебек иркенлек юк. Әбисенең күзенә генә карап торырга кирәк, сүзеннән чыкмаска. Ярый әле хатыны акыллы, авыр сабырлы, юк – бар мәшәкатьләр белән бимазаламый. Аның да, минем дә ял вакытында Шиншедә яшәүче Никодим картның урмандагы умарталыгына барганыбыз хәтердә калган. Барышлый Күәмгә, Әгъзәм Бакировичка сугылдык. Ул Күәм сельпосы мөдире булып эшли. Алар икесе дә комарлы шахматчылар. Уртак танышлары бар, полковник Хомяков. Ул генерал – полковник Ачалов белән бергә хезмәт иткән. Ачалов белән Әгъзәм Бакирович нык элемтәдә. Урманга, Никодим картның умарталыгына барачагыбызны әйткәч: – Мине дә ияртмисезме соң? – диде. –Бик рәхәтләнеп, шахматыңны алырга онытма! Умарталык Шиншедән җиде – сигез чакрым, урман эчендә. Урталыкта - беткән Алексиевски авылы. Юл комлык. Коры вакытта бары безнең УАЗ машинасы гына уза ала. Юеш булса ком тыгызлана, җинел машина да узарга мөмкин. Шиншедән Никодим картның төпчек малае – Николайны алдык. Никодим карт өйдә юк икән. Бәлки умарталыкка киткәндер. Умарталык Шура елгасы буенда урнашкан. Ул урында елга ат дугасы кебек борылыш ясый. Умарта оялары дуганың эчке ягында, болынлыкта. Язгы ташу вакытында бу борынга су керә булса кирәк. Чабылмаган урыннарда үлән бил тиентен. Читтәрәк киптереп өлгән печән болыны тора. Елганың аргы ягында урман. Елгага якынрак яфраклы агачлар: тал, зирек, каен. Берән сәрән чыршылар да күренгәли: агы да, карасы да. Арырак, йөз яшьлек биш – алты нарат башларын күккә чөйгәннәр. Юлдашым мондагы табигатьне күргәч: – Рәүф Сәлихович, нинди җәннәт бакчасына алып килдең безне? Бу матурлыкны каян эшләп таптың? Әкияттәге кебек бит бу. – Арчада ОБХСС та эшләгән вакытта бер мәртәбә булырга туры килгән иде. Истә калган. Әгъзәм Бакирович та: “Матур урын” – дип әйтеп куйды. Дуганың урта бер өлешендә елга киңәеп киткән. Бераз гына комлык та бар. Су төбе күренеп тора диярлек. Ташбаш көтүе йөзеп узды. Аргы якта такта чабаклар судан сикереп чыгып черки аулыйлар. Комлык турысындарак өстәл, берничә урындык куелган. Ул турыга күләгә төшәрлек итеп түбә эшләнгән. Әгъзәм Бакирович белән кунак абзый шул өстәлгә урнаштылар. Шахмат тактасын ачып, фигураларны урнаштырып, уйный да башладылар.Николай аларга умарта корты, чебен – черкидән саклану өчен кортчылар битлеге бирде. Кунакны чебен – черки сырып алган иде инде. Әгъзәм Бакировичка черкиләр нигәдер якын да килмиләр. Битлек кимәгән. Бер умарта кортны туп – туры килеп аның муенына угын кадады. “Рәуф тиз генә йөз грамм аракы салып бир! Миңа корт чагу бик ярап та бетми”. Мин машинадан азык – төлек сумкасын, Әгъзәм Бакирович алып килгән шашлык банкасын алганда хезмәттәшем Марат рәхәтләнеп йоклый иде инде. Машина ишеген ачканга да уянмады. Машинаның чебен – черки, яктылык керердәй урыннарын томалап бетергән, машинадав йөри торган кечкенә мендәрен баш астына куйган. Йоклавы йоклау. Яшь вакыттагы ул йокы, хәзер картайгач булса икән. Аракы шешәсен ачып Әгъзәм Бакировичны үз халәтенә китердек. Үзебез дә аңа компания ясап кушылдык. Николай алачыктан ике куллы җәймә, балык җыярга чиләк алып чыкты. Җәтмәне җәеп, анадан тума чишенеп, Николай белән суга кереп киттек. Су бераз салкынча, җылынып җитмәгән. Төбе күренеп торганга сай булып күренсә дә яхшы ук тирән урыннары бар. Сөзеп чыккан саен биш – алты балык, күбесе чабак. Ике – өч шыртлака да керде….
Дәвамы бар.
Нет комментариев