Укытучы турында гыйбрәтле хикәя
Район хәбәрләре

Укытучы турында гыйбрәтле хикәя

«Яңа укытучы» дөньяга беренче авазын салуга, аның бишеге янына өч Фея төшә.

Беренче Фея аңа:
– Син мәңге яшь булып калачаксың, чөнки синең яныңда һәрвакыт балалар булачак, – ди.
Икенче Фея исә:
– Син уйларың һәм дә күңелең белән һәрвакыт чибәр булачаксың, чөнки балаларга йөрәгеңне бүләк итүдән дә ягымлырак хезмәт юк, – дип пышылдый.
Өченче Фея сабыйга:
– Син үлемсез булачаксың, чөнки гомереңне шәкертләреңдә дәвам итәчәксең, – дип әйтә.
Шул вакыт бишек янына дүртенче, явыз Фея төшә һәм усал тавыш белән:
– Син гомер буе дәфтәрләр тикшереп торачаксың, эш көнең көндезге вакытка кадәр 8 сәгать, аннан соң 8 сәгать булыр. Кайда гына булса да бөтен уйларың
бары мәктәп турында булыр. Һәрвакыт укучыларың, мәктәп турында уйлап, беркайчанда күңелеңә тынычлык таба алмассың. Соң булганчы, уйла һәм уеңнан кире кайт! – ди.
Ә булачак Укытучы аңа:
– Соң инде, – дип җавап бирә.
Әлеге гыйбрәтле хикәянең асылы шунда.
Бу явыз Фея һәрвакыт яңа туган укытучы янына бик соңга калып төшә. Ә үз тормышын мәктәп һәм балалар белән бәйләргә теләгән гүзәл һөнәр иясе хезмәтенә гомер буе тугры кала,
 


Нет комментариев