200 грамм ипи һаман исендә
Район хәбәрләре

200 грамм ипи һаман исендә

Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларын баштан кичергән буын вәкиле ул.

Рәисә Кушаева – Күлле Киме ягындагы авыллар халкы өчен яхшы ук таныш исем. Хәмит Бадиков Таныды ул безне Шулай булмый ни, заманында бу авыл мәктәбенә 11 авылдан килеп белем алганнар. Ә ул шушы мәктәптә башлангыч сыйныф балалары укыта. Көтелмәгән кунаклар булып без, редакция хезмәткәрләре капкадан кереп килгәндә, ике таякка таянган хәлдә лапастан чыгып килеше иде аның. Алдан ук әйтик, тавыклар карап кереше икән. Авыррак хәрәкәтләнсә дә, бүгенге көндә 12 тавыгы һәм бер әтәче бар. Олы кеше куркып китмәсен дип, тизрәк үзебез белән таныштырырга ашыктык. Ә ул, көлемсерәп: – Таныдым мин сезне, – дип сүзебезне бүлде. Таякка таянып йөрсә дә, шөкер, төс-битенә, хәтеренә, сөйләменә күз тимәсен. 1931 елны туып үсә ул, тиздән – ноябрь аенда 95 яшен каршылый. Аның белән әңгәмәбезне чалт иткән кояш нуры астында – бакчадагы эскәмиядә кордык. Элекке укытучы белән ни хакта сөйләшәсең инде – әлбәттә, беренче чиратта, мәктәп турында. Әйткәнемчә, озак еллар буе Күлле Киме башлангыч мәктәбендә укытты ул. – Ул елларны укучылар да, укытучылар да күп булды. Аеруча 4 сыйныфтан соңгылар күп – 2-3 сыйныф булалар иде, – ди. Бу очракта ул елларны иртән килүче Арыларны һәм Югары Көек укучыларын күрүгә, шаяртып: “Әнә, мәктәпкә кытайлар килә”, дип каршы алуларын искә алу урынлы булыр. Чөнки ул авылларда халык бик күп була. Өстәвенә мәктәпкә барысы бергә киләләр. Кыскасы, Күлле Киме урта мәктәбенең балалар тавышыннан шаулап торуын күзаллагансыздыр инде... Әтисе зур гыйлем белән кайта Әнисе Әйшияз авылыннан аның, Саимә исемле. Анда Кадыйр бабасының 5 кызы һәм 3 улы яши. Бу токымның бер “чыбыгы” – бер туганнары минем туган авылым Каенсарда да яшәгән. Рәисә ападан өлкәнрәк Зәкия әби инде күптән вафат. Сүз уңаеннан сыйныфташым Надир дә Әйшияздагы шул нигездә яшәде. Хәзер инде ул да, әтисе дә мәрхүмнәр. Рәисә апаның әтисе Мотыйгулла абый Күлле Кимедәге шушы нигездә туып үсә. Тик язмыш җиле аны читкә очырта: әти-әнисе ул яшь чакта ук вафат булгач, аны һәм энесе Әһлине Оренбургка илткәннәр. Мотыйгулла абыйга ул чакта әле 10 яшь кенә була. Шунысы сокландыра – тарихтан укып яхшы беләбез: безнең татар халкы гаять эчкерсез, кешелекле булган. Мотыйгулла абыйны да анды үз балалары белән бергә укыталар, белемле итәләр. Күлле Кимедәге бу йортны Рәисә апаның бабасы ук салдыра. Ни хикмәт, ул да заманында Оренбургтан бирегә кайткан була. Һәм ни кызганыч, ул да яшь чагында ук – 36 яшен тутыргач та вафат була. Балаларны әнә шул бабаларының берәр туганнарына асрамага илткәннәр, күрәсең. Гомумән, Оренбург ягында әтнәләрнең туганнары шактый. Әйтик, шушы мәкалә герое Рәисә апаның да, шушы юлларны язучының да ул якларда туганнары күп. Әтисе Мотыйгулла һәм аның энесе Оренбургта үсеп зур булгач, бирегә кайталар. Кирәк бит, ул кечкенә чакта киткәндә йортҗир ничек бикләнеп киткән, шул хәлдә каршы да ала. Әтисе бик гыйлемле була, институтта да укый. Ә инде рус телен белү ул чорда аерым бер гыйлем белән тиңләнгән. Ә энесе хәрби булып китә. Өйләнә һәм Мәскәүдә яши. Ә Бөек Ватан сугышы чорында инде уртакул офицер буларак гаскәр берәмлеге белән идарә итә... Кызганыч, Кырымда барган канкойгыч сугышларның берсендә һәлак була. Ни хикмәттер – бу токымдагы ир-атларның күбесе шулай яшьтән дөнья куялар. Әтисе язмышы Әйтергә кирәк, Рәисә апа бик кадерле бала булып үсә. Нишләп икән диярсез. Чөнки Мотыйгулла белән Саимәнең бердәнбер, өзелеп көткән баласы була. Әйткәнемчә, әтисе күп укый, рабфак та, институт та тәмамлый. Әмма каядыр китми, шушы үз нигезендә төпләнә. Шунысы кызык, Күлле Кимедә ул чорда булган янгын да буш торган бу йортка кагылмый, кеше яшәмәгән йорт булгач кемгәдер кирәк булса да – күршедәге йортны алып китәләр, ә бу йортка кагылмыйлар. Рәисә апа үзе мәктәпкә 1940 елны керә. Ул вакытта балаларны мәктәпкә 8 яшьтән генә алалар. Ә Рәисә апаның яше 9га ук җитә. Тарихтан укып беләбез, Күлле Киме мәктәбе бу чорны җидееллык кына була. Ә X сыйныфка Олы Әтнәгә барып укырга кирәк була. Өстәвенә ул түләүле була. – Әти-әни түләгәннәрдер инде – VIII сыйныфны шунда укыдым мин. Аннан үзебезнең авыл мәктәбе унъеллыкка әйләнде һәм мин IX-X сыйныфларны биредә укыдым. Өстәвенә түләүле дә булмады, – ди ул. Бөек Ватан сугышы башланганда әтисе мәктәп директоры була, шул сәбәпле аңа “бронь” бирәләр. Тик Ватанны саклау теләге анда шулкадәр зур була – 1942 елны барыбер сугышка китә. Әмма 1944 елны яраланып, II төркем инвалид булып, биленә корсет куеп кайтып төшә. Ни генә булмасын, исәнсау әйләнеп кайта. Гаилә өчен моннан да зуррак бәхет булмый. Шуннан Мотыйгулла абый өчен авыр хезмәт чоры башлана. Заманы шундый була – коммунистлар, югары белемлеләр, өстәвенә сугыш юлын узганнар илне күтәрү өчен бик кирәк чор була бу. Өстәвенә, рус телен яхшы белә. Шулай итеп Мотыйгулла абый кабат мәктәп директоры да, партком сәркатибе дә була, моннан тыш та төрле җаваплы вазифалар башкара. Ул гына да түгел, Олы Әтнәдә дә эшләргә туры килә аңа – анысына барып-кайтып йөри. Сугыш чоры Радиодан сугыш башлану турында хәбәр ишеткәндә балалар һәм хатын-кызлар – авылда, ә партком секретаре булып торган әтисе дә, күрше-тирәдәге ир-атлар да басуда эшлиләр. Күршедә яшәүче иптәш кызы Фәния белән шунда йөгерәләр һәм сугыш башлану хәбәрен җиткерәләр. – Шуннан китте инде: авылда анда да, монда да елашалар, кемнәрдер сугышка китәргә әзерләнәләр, ә кемнәрдер китеп тә барды... – дип авыр сулап куя. Шул вакыт та сугышка китүчеләрне авыл башына кадәр озату гадәте туа. Озата торгач авылда өлкән ир-атлар калмый диярлек. Бөтен авыр эш – хатынкызларга, ә җиңелрәк саналганы бала-чага җилкәсенә төшә. – Мин гаиләдә бер бала гына булгач, алай ук газаплы булмады, әмма авылда күпчелек ачлыктан интекте, – ди. Монысын күзаллау өчен тарих укырга да кирәкми – сугыш булган җирдә башкача була да алмый инде ул: халык – ярлы, бала-чага – күп, йорт-җир һәм каралты-кура – иске. Ул чорда мал асраучылар да бик аз була. Ә халык өчен бу кыенлыкның төп факторы – сугышның кинәт башлануы буладыр, мөгаен. Рәисә апа әйтмешли: “Алдан ук әзерләнеп көткән сугыш булмый ул”. Күлле Киме халкы да ачлыктан нык интегә, ашау бик чамалы гына була. Авылда бөтен эшне дә кул көче белән башкаралар. Авыррак саналганнарын ат белән башкаралар. Әниләре уракта чакта балалар һәм яшүсмерләр өйдә булалар – йорттагы эшләр, шулай ук ашарга әзерләп кую балалар өстендә була. Урак белән бәйле хатирәсе дә бар Рәисә апаның: – Көненә 25 сутый урса, әнигә 200 грамм ипи бирәләр иде, – ди. Менә шуны күз алдына китереп карагыз сез! Нәрсәгә генә җитсен инде ул. Әле ул 200 грамм ипине алу да бик кыен бирелә – сыйфатка нык игътибар итәләр. Җирдә бер бөртек башак та калырга тиеш түгел дип фәрман чыгаралар. – Кайвакыт безне дә башак җыярга чыгаралар иде. Хәтерлим әле: күмәк хуҗалыкның тимер көпчәкле тракторы бар иде – “МТС”ныкы иде ул, шулай да җирне башлыча ат белән сукаладылар. Сыер асрый Рәисә апалар. Шуңа күрә, бераз җиңелрәк була. Кайда печән яки үлән күрәләр – шуны җыялар. Ул вакытта хәзерге кебек әрәм яткан җирләр булмый, ә бозауны елгага илтеп арканлыйлар. Ә үз басуларында, шул исәптән коры елгаларда да күмәк хуҗалык чаптыра, аны чүмәләләп, складларга илтәләр. Тагын бер күңеленә нык үткәне – язын басуда кыш чыккан бәрәңгене кар эреп беткәнче үк барып җыю. Аны әрчеп, киптереп, он итеп изеп күмәч итеп пешерәләр. “Сыеры, кәҗәсе булучылар аны сөт белән ашады, алай бик тәмле иде ул”, – ди. Әйтүенчә, чыпчык кузгалагы да бик тәмле була, алабута орлыгы да ярап куя. – Анысы ике төрле була иде, яфраклысының орлыгын җыйдык. Кушып пешерергә бик яхшы иде ул, – ди. Ул чорда мичкә ягарга утын булмый диярлек. Әниләре урманнан коры ботаклар җыеп кайталар, ә алар, бала-чагалар каршы алырга йөгерәләр. Шул ботаклар белән ашарга да пешерәләр, өй дә җылыталар. Ә инде ул булмаса, ак әрем җыеп лапаста киштәләр куеп өеп куялар – шулай саклыйлар. Шуны ягалар. Мал ашагач калган каты салам да ярап куя. Кибән салуларны да, чүмәлә өюләрне дә бик күп башыннан кичерә ул. Заманында ирләр һәм хатын-кызлар гына эшли торган “сложная молотилка”ны да иярли. Авыр сулап уйланып куя да: – Минем генә түгел, бөтен безнең чор балалары башыннан үткән авырлыкларны аерым әйтмәсәм дә билгеле инде. Бөтен халык азапланды бит, – ди. “Әтнә таңы”н яратып укый – Сугыштан соңгы елларны җәйге чорда күмәк хуҗалыкта эшләдем. Ә болай – укыттым, – ди. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы педагогик училищеда укый. Берара уку белән укытуны бергә алып барырга туры килә. Гомумән алсак, 1949 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, әле аннан соң да 1 ел укыта. 1987 ел була бу. Баштарак 1-2 ел балалар йортында да эшли. Анда кечкенә балалар тәрбияли. Бүгенге көндә төп таянычы – 1954 елгы улы Фәрит. Казандагы төзелеш институтында укып, хәзер дә шунда яши икән. Шөкер, гаиләсе дә бар. Рәисә апаның оныгы да берәү генә. Хәзер инде 15 һәм 13 яшьлек ике оныкчыгы үсеп килә. Ә биредә төп йорт артына бик матур, җыйнак йорт салып куя. Рәисә апа хәзер шунда яши. Чөнки якты да, җылы да бу өй. “Теплый пол” исәбенә җылына. Ишегалдындагы бакчада брусчатка сукмаклар салынган. Балалары, шөкер, оста куллылар, монда бик күп һәм төрле җимеш агачлары да утыртканнар. Шулай да фәлсәфи уйларга бирелеп: – Гомерең озын булса, сәламәтлек тә булсын икән ул, – дип куя. Шунда ук безнең салпы якка салам кыстырырга да өлгерә: – Әлегә зиһенем ярыйсы, күзем бераз начарайса да, әле газета-журналлар укыйм. “Әтнә таңы”н бик яратып укыйм, – дип елмая.

Энҗе Хәйретдинова фотосы


Нет комментариев