21 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Күәм урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән очраштылар
Алар укучылар өчен экологик лекция үткәрделәр, анда кыш көне кошларга ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләделәр.
-
Калорияләр һәм активлык балансы: балалар табибыннан гамәли киңәшләр
«Балагызга дөрес туклануны һәм актив яшәү рәвешен яратырга ярдәм итегез - һәм сәламәт киләчәк гарантияләнгән»,- ди Әтнә үзәк район хастаханәсе балалар табибы Гөлинә Тухбатуллина.
-
Татарстанда яшәүчеләр быел машина йөртү таныклыгын MAX мессенджеры аша күрсәтә алачак
ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткәнчә, татарстанлылар быел MAX мессенджеры аша машина йөртү таныклыгын күрсәтә алачак. Ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татар-информ» агентлыгы соравына җавап биреп шулай дип белдерде.
-
Батыр якташыбызны район башлыгы котлады
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан ир-егет үзенең чираттагы туган көнен каршы алды.
-
Республика халкының 2026 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
-
Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә
Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең төбәк этабы ярышлары дәвам итә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.
-
Галимнәр озын гомерлелекнең өч төп факторын ачыклаган
Өстәмә биш минут йокы һәм көненә ике минут актив хәрәкәт гомер озынлыгын озайтырга мөмкин.
-
Хәрби комиссариатта Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге түләүләр турында сөйләделәр
Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин «Татар-информ» агентлыгына Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбинең нинди түләүләргә һәм социаль гарантияләргә исәп тота алуы турында сөйләде.
-
Фәния әбигә 95 яшь тулды
Югары Бәрәскә авылында яшәүче Фәния әби Биктаһирова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операция зонасына китте
РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Татарстанның җиде адвокатының патриотик гамәле турында хәбәр итте.
-
Бүген Әтнәдә нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: 21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.