24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары ялларда томан төшүе турында кисәтә
24 ноябрьдә көндез һәм 25 ноябрьдә республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томанлы һава торышы сакланачак.
-
“Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте
"Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин меценатларны һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырды.
-
Татарстан Россиядә инвестицион климат торышы рейтингында өченче урында тора
Чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча Илкүләм рейтинг агентлыгы рейтингына берьюлы 22 Россия төбәге кергән.
-
Әтнә театр бинасында, "Әниләр көне" уңаеннан узган концерттан фоторепортаж
-
Рөстәм Миңнеханов “Дан һәм намус” ордены белән бүләкләнде
Татарстан Президенты патриарх Кирилл указы белән тырыш хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды. (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген III Православие җәмәгатьчелеге форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка патриарх Кирилл исеменнән II дәрәҗә "Дан һәм намус" ордены тапшырылды. Митрополия башлыгы, митрополит Меркурий Владыка Кирилл исеменнән: "Безнең указ белән Казан...
-
Данис Зарипов “Ак Барс” белән контрактка кул куйды
Хоккейчының клуб белән килешүе 2018/2019 еллар сезоны ахырына кадәр каралган.
-
Россия экспортка хәләл продукция эшләүне арттыра
Азык-төлек җитештерүчеләргә перспективалы илләр базарына чыгу җиңеләячәк.
-
Әтнә башлангыч мәктәбендә атналык үтте (фотоларда)
Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында бу атна барышы төрле темаларга багышланды. Укучылар әниләренең фотосүрәтләрен ясадылар. Сыйныфларда ачык дәресләр узды. Үзем дә рус теле һәм математика дәресләрен карадым. Шулай ук үз куллары белән төрле әйберләп ясадылар. Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бер көннәрен сәвламәт яшәүгә багышлап, мәктпәпкә спорт формасыннан килоделәр. Гомумән,...
-
Әтнә өлкәннәре атышырга җыена
Якшәмбе, 26 ноябрьдә сәгать. 10.00 дә ветераннар, пенсионерлар һәм дә 50 яшьтән узганнар өчен "АШЫТ" мәдәният һәм спорт комплексында ШАХМАТ, ШАШКА һәм МЫЛТЫКТАН АТУ ярышлары узачак! ярышлар хатын-кызлар арасында аерым, ир-егетлэр арасында аерым узачак. Килегез. Ярышыгыз..
-
Сиңа кайтам әни - Гөлфия Шиһапова
Сиңа кайтам әни! Сиңа кайтам Әни... газизкәем, Сиңа кайтам атлап, йөгереп... Ялан тәпи кайтам ...шундый рәхәт! Нәкъ тә бала чактагы кебек. Аяк киемемне кулга алып, Чәчләремне салып җилләргә Сиңа кайтам Әни! Сиңа кайтам! Кайтам туып-үскән җирләргә! Авыл башы әнә ерак түгел... Кайтуымны әллә сиздеңме? «Кызым кайта әнә минем», диеп Каршыма...
-
Әтнә укучылары әниләрен бәйрәм белән котладылар (фотоларда)
Олы Әтнә урта мәктәбенең 3 сыйныфында укучы кызым чакыру күтәреп кайтып керде - Әни, иртәгә 24 ноябрь көнне Әниләр бәйрәменә чакырабыз сине. Киләсеңме? - дип сорады. Кулыма "Әнием иң кадерлем" чакыруын алып, укып чыктым. "Киләм, кызым" - дидем. Мәктәп тыш эшләр үзәгенә йөргән укучыларның әниләре чакырылган иде бу бәйрәмгә. Килгәннәр....
-
Әтнәләр КВН уйный
Бүген КВН уеннарының чираттагысы Бәрәскә мәдәният йортында уза. Сәхнәгә Күлле Киме, Бәрәскә, Күәм, Комыргуҗа командалары хуҗа булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Әнием Ләйсән - язгы яңгыр
Син бит әни - Кояш безнең өчен, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, әни, мәңге яшә Иң кадерле, якын кешебез! Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әннә»,...
-
Җәй мизгелләре - Әтнә таңы архивыннан (фотолар)
Хөрмәтле райондашлар! әйдәгез җәйге мизгелләрне искә алыйк әле. Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары.
-
"Хек"ны духовкада пешерү
"Вконтакте" битендә Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина "Хек" балыгын пешерү рецептын тәкъдим иткән. "Балыкны башта юдым, чистарттым, икегә ярып, кылчыкларыннан, урта сөягеннән арындырдым, җәеп салдым. Эченә тоз, борыч сиптем. Өстенә ак май кискәләп куйдым һәм җәеп салган балыгымны, каплап кире үз хәленә кайтардым. Аннан пычак белән кискәләп лимон "кыстырдым". Янына бәрәнге,...