31 март 2018 яңалыклары
-
Сак булыгыз: көчле җил
Синоптиклар Татарстанның кайбер районнарында көчле җил булачагын кисәтә. Кайсыбер районнарда буран булуы да мөмкин. (Казан, 31 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 апрельдә, республиканың көнчыгыш районнарында көньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. Татарстанның кайбер районнарда буран булуы...
-
Йөзләр арасында - Алия, Ралия, Илназ - безнекеләр бүләкләнде!
Бүген, 31 мартта, Казанда "Ярдәм" мәчетендә XXI "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе узды. Бәйгедә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөзләгән бала катнашты. Шул балалар арасында безнең Күңгәр мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары - Хәкимҗанова Алия, Гарипова Ралия, Шәрипов Илназ (укытучылары Галиева Суфия Мансур кызы) да бар иде. Һәм алар йөзләгән бала...
-
Вәхшиләрчә үтергәннәр - видео
25 яшьлек көнче кияү ярәшкән кызын таш атып үтергән. Социаль челтәрләрдә Дагыстанда вәхшиләрчә үтерелгән кызның видеосы чыкты. Видеоязма кадрларында фаҗиганең машина юлында булуы ачык күренә. Беренчел мәгълүматлар буенча, көнче кияү ярәшкән кызының башка ир-ат белән сөйләшеп торуын күргән һәм бу аның бик нык ачуын чыгарган. Ул кызны машинадан сөйрәп чыгарып...
-
… Ә без һаман үзгәрмәгән төсле!
Әй, бу күңел! Хәтеремне кабат… Әй, бу күңел! Хәтеремне кабат Йөри яшьлек тугаена дәшеп. … Ә без һаман үзгәрмәгән төсле! Картаймаган төсле безнең яшьлек! Үзгәрмәгән төсле! Бер тамчы да! ( Еллар йөрсен җыерчыклар җыеп). Күзәнәгем саен яз кояшы - Көч-хәл белән яшим җанны тыеп! Яшьлек картаямы?! Юктыр! Юк бит?! Кунмый...
-
Видеокамералар белән җиһазландырылачак
Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнә. (Казан, 29 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Республикада төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 137 пункт әзерләнер дип көтелә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте....
-
“Алкышлар астында бию!..”
Кичә районыбызның Ары авылы мәдәният йортында районыбызның мөхтәрәм кешесе, аксакалыбыз, РСФСРның һәм Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Гарәфетдин абый Әхмәтҗановның 90 яшьлек юбилей кичәсен үткәрделәр. Аллага шөкер, Гарәфи абый бу көнне, бу хөрмәтләүне күрде. Заманында Мәскәү сәхнәләрендә биеп-җырлап тамашачыны гына түгел, мәртәбәле җитәкчеләрне дә гаҗәпкә калдырган, гаҗәп тә талантлы, күп мактаулы...
-
Монысы да тыела...
Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк. (Казан, 31 март, "Татар-информ"). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьминга "Татар-информ" өчен биргән...
-
Карт килен язмалары
...Әнекием мунчага әзерләнә, ә миңа өч җәймә токмач кисәргә кушып калдырды. Мин 16 яшьтән өйдән чыгып киткән бала. Нинди анда токмач кисү, 20 яшьтән кияүсез калам бугай дип, тормыш корган. Әнинең кискәнен күргәнем бар. Әйтә алмыйм бит инде, мин кисә белмим,дип. Яхшылап өч җәймәне матур итеп кистем һәм кайнанамның мактавын...
-
Хатын-кызлар йоклаганда нигә гырылдый?
Ирләр йокы аралаш гырылдаганга ияләнгәнбез инде, анысы да башына төшкән кеше өчен бик читен. Янәшәсендәгеләргә тагын да читенрәк...Нилектән килеп чыга бу, дәвалап буламы аны? Укып карагыз әле, бәлки чынлап та шулайдыр, бу авырулар сездә дә бардыр... -Гырылдау еш кына күзәтелә. Хатын-кызлар ирләргә караганда сирәк гырылдый. Статистикага күз салсак ирләрнең 40...
-
Безнекеләр дә катнашты
Арчада Казан арты районнары укучылары экологик тикшеренүләрен тәкъдим итте Чараның максаты - мәктәп укучыларының игътибарын әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләренә юнәлтү һәм аларны тикшерү эшчәнлегенә җәлеп итү. (Казан, 30 март, "Татар-информ"). Арчада "Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы" темасына фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара,...
-
Фотога төшеп аз гына ялгышты...
Кышны ничек кенә озатмадык инде. Китәргә җыенмый. Кышның дүртенче ае дигән исемне дә хаклы рәвештә күтәрде ул. Шәт бишенче ае булмастыр. Югары Сәрдә балалары аны кичә, 30 март көнне, шулкадәр матурлап, яратып озаттылар. Коймак, ботка белән сыйлап. Уеннар уйнатып... Яз кызы белән фотога төшеп аз гына ялгышты булса кирәк Кыш...
-
Олпат галим канәгатьтер...
Арча районының Ташкичү авылында узган, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Әтнәләр, галимнең якташлары сынатмады. Киресенчә, укучыларыбыз үзләренең белемнәре, күпкырлы эшчәнлекләре белән танылдылар. "Шиһабетдин Мәрҗанинең күпкырлы эшчәнлеге"- Мостафина Әдилә, 8 класс- 2 урын Әтнә муниципаль районы , Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе", укытучысы Фазлиева Рәмзия Габделбәр кызы,...
-
Быелгы кыш уҗым культуралары өчен иң уңышлысы булган
Галим Олег Шайтанов сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый ел күзәтелмәгән. (Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быелгы кыш, соңгы ун ел эчендә, көзге уҗымнар өчен иң уңышлысы ел булган. Әлеге фикерне "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте. "Әгәр кар төшкәнче,...
-
Бәрәскәнең яшь актерлары 19 коллективның борынына чиертте
Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Дуслык" театр төркеме Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә чыгыш ясап кайтты. Әйтергә кирәк, алар былтыр да бу конференциядә катнашып, "Драматургия" номинациясендә I урынга лаек булганнар иде. Быел да конференция берничә юнәлештә үткәрелде: журналистика, драматургия (сәхнәләштерү), Туфан Миңнуллин...