Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Балаларга күңелле ял

Кызыл Утар авылы имамы Рәшит Шәрифҗанов Һиҗри календарь буенча якынлашучы Яңа ел уңаеннан балалар өчен бик күңелле чара оештырды.

Бала күңеленә юл әнә шундый истәлекле чаралар аркылы салына бит ул. Чара өйлә намазы алдыннан башланган, әңгәмә формасында үткән очрашуда балаларның кызыксынган сорауларына җавап биреп, аларның дини белемен күзаллаган ул. Ә инде өйлә намазы укыгач, мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Хәйруллина белән берлектә спорт уеннары, бәйгеләр оештырганнар. Хәтта пылау да пешергәннәр. Ә басуда җәйгән табында төрле җиләк-җимеш, яшелчә, тәмле су һәм чәй дә булу бу чараны балалар өчен тулы бер ял да иткән. Ә соңыннан һәр балага Яңа ел күчтәнәче биреп җибәргәннәр. Афәрин, хәзрәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев