Мәгъруф Кархи тормышыннан бер мисал китерәсе килә, ул шулай дигән: “Әгәр Аллаһ үз бәндәсен сөйсә, Ул аңа изге гамәлләр ишеген ача”.
Бер көнне Мәгъруф Кархи өенә бер авыру карт килә. Мәгъруф Кархи аны ашата, ял итәргә тәкъдим итә. Бу карт остазның йортында яши башлый. Карт төннәр буе түзеп тормаслык авыртуларга чыдый алмыйча, бик каты улый, йорт әһелләренең берсе дә тыныч йоклый алмый. Карт бик кире һәм көйсез була. Барлык кешеләргә дә кычкыра һәм барысына да комачаулый. Йорт әһелләре акрын ганы йорттан китә башлыйлар. Өйдә йортның хуҗасы, ягъни Мәгъруф Кархи һәм аның хатыны гына кала. Мәгъруф Кархи көне-төне бу картка хезмәт кыла, һәрвакыт аның күңелен табырга тырыша. Бервакыт ул хәлсезләнеп, картның урын җирендә йоклап китә. Карт бу хәлне күргәч: “Бу нинди кешеләр? Бу нинди монафикълар? Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән. Башкаларга нәсыйхәтләр бирәләр, ә үзләре шәригать боерыкларын үтәмиләр. Бу да менә йоклап китте. Минем турыда бер дә уйламый. Миңа ничек авыр булганын ул белә микән?” – дип ачулана башлый. Мәгъруф Кархи бу сүзләрне тыңлый, ләкин ишетмәгән кебек аңа хезмәт кылуны дәвам итә. Ләкин аның хатыны түзә алмый һәм иренең колагына болай дип әйтә: “Ничек инде бу шыксызлыкка, ямьсезлеккә түзәргә була! Сез ишеттегезме яхшылыкны белмәүче бу картның сүзләрен! Әйтегез аңа, безнең йорттан китсен. Яхшылыкның кадерен белгән кешеләргә генә ярдәм итәргә кирәк”. М ә г ъ р у ф К а р х и дәшмичә хатынының сүзен тыңлый да, елмаеп әйтте: “Ни өчен син аның сүзләренә үпкәлисен? Ул миңа кычкырды бит, миңа карата әдәпсезлек кылды. Аның сүзләре миңа бернинди зыян китермәде. Син күрәсең бит, аңа бик авыр, хәтта тыныч йоклый алмый. Бел шуны – үзе газапланган һәм башкаларны да газаплаган кешеләргә хезмәт кылу, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булу – олы бер сәнгатьтер”. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында болай дип әйтә: “Аллаһының үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиндәш кылмагыз. Ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган һәм кардәш булмаган күршеләргә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек кылыгыз. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми”. (“Ниса” сүрәсе, 36нчы аять) Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезне күркәм сыйфатлар белән баетсын, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсен!
Нияз хәзрәт Сабиров
Нет комментариев