Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Корбан бәйрәменең көне билгеле

Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Диния нәзарәтенең телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Казан мәчетләрендә бәйрәм иртән-иртүк башлана: 2:00-3:00 сәгатькәчә

– Коръән уку; 3:00-3:30 сәгатькәчә – вәгазь; 3:30 сәгатьтә

– Гает намазы; 3:40 сәгатьтә

– хөтбә , Коръән укуны дәвам итү һәм дога кылу; Татарстанның барлык мәчетләрендә кояш чыкканнан соң 30 минут узгач гает намазын уку тәкъдим ителә.

5-9 июнь аралыгында һәр фарыз намазыннан соң – барлыгы 23 тапкыр Әт-Тәшрик тәкъбире әйтелә.

Ир-атлар тәкъбирне кычкырып, хатын-кызлар пышылдап әйтә: “Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр! Лә иләһа илләллаһу валлаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр вә лиллаһил хәмд”. Корбан чалу 8 июньгә кадәр кояш батканчы дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев