Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әр-Рәййан капкасыннан керергә язсын

Иртәгә – Уразага керәбез. Бу уңайдан районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт белән узган әңгәмәбезне тәкъдим итәргә булдык.

– Уразага кайчан, ничек керәбез?

– 1 апрель көнне кичтән беренче тәравихны укыйбыз һәм 2 апрельдә иртән сәхәргә торып, уразага керәбез. Татарстан Диния нәзарәте билгеләгәнчә, тәравих намазын 20 рәкәгать итеп, мәчеттә башкару кирәк.

– Кайбер газета укучыларыбыз, ниндидер сәбәп белән иртән сәхәргә тора алмасаң, ниятләп куеп, уразага керергә мөмкинме дип сорыйлар?

– Әйе, мөмкин. Чөнки ураза тоту шарты бозылмый. Инде кичтән үк уразага керергә дигән ниятең була. Тик монда ике әйбер игътибарга лаек. Беренчедән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.:

“Уразага керер алдыннан сәхәр ашагыз. Чөнки анда бәрәкәт бар, диде.

Димәк, бәрәкәттән мәхрүм каласыз. Өстәвенә, сәхәрсез ураза авыррак тотыла. Әмма сәхәр тәмам булу вакытыннан соң ашап-эчү тыела. Югыйсә, уразагыз кабул булмый. Икенчедән, сәхәргә тормагансыз икән, димәк, иртәнге намазга да тормагансыз...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев