Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Уразаны боза торган нәрсәләр

Түбәндә искә алган сораулар күпләрне кызыксындырадыр.

Сорау: Кайчан ураза бозыла?

Җавап: Әгәр дә берәү нәрсә дә булса йотса (хәтта бик кечкенә күләмдә булса да), үпкән һәм назлаганда мәни чыкса (ләкин төш күргәндә түгел), әгәр борынына яки колагына дару тамызса, таң ата башлагач ашаса яки кояш баеган дип уйлап, ифтар кылса, соңыннан кояш баемаганлыгы ачыкланса, ураза бозыла һәм каза кылырга кирәк булачак.

Сорау: Әгәр җенси әгъзада берничә тамчы сыекча күренсә, ураза бозыламы?

Җавап: Әбү Хәнифә һәм Мөхәммәд фикеренчә, юк, әмма Әбү Йосыф фикере буенча, бозыла.

Сорау: Гадәти яки мәҗбүри косканда ураза бозыламы?

Җавап: Әгәр мәҗбүри косык авызны тутырса, ураза бозыла, әмма гадәти косу булса, ураза үз көчендә кала.

Сорау: Кайсы очракларда ураза каза кылына һәм кәффарәт түләнелә?

Җавап: Алдан уйлап, җимагъ кылса, ашаса яки дару эчсә, каза кылына һәм кәффарәт түләнелә.

Сорау: Кәффарәт ничек түләнелә?

Җавап: Әгәр мөмкин булса, кол азат итәргә, моны булдыра алмаса, тоташ ике ай рәттән ураза тотарга, әгәр моны да булдыра алмаса, 60 мескенне ашатырга кирәк.

Сорау: Рамазан аеннан башка айлардагы ураза бозылса, кәффарәт түләнеләме? Җавап: Юк. Түбәндәге очраклар бар.

Ураза үз көчендә кала торган очраклар бар. Әгәр ураза тотучы үзенең ураза тотуын онытып, ашаса, эчсә, җимагъ кылса, поллюция күренеше булса, хатынына карап, мәни чыкса, мазь белән сөртенсә яки берәр нәрсәсе киселсә, сөрмә тартса, хатынын үпсә, ураза бозылмый.

Ураза тотучыга мәкруһ гамәлләр бар. Ураза тотучыга, үзенең теләкләрен тотып тора алуына ышанмаса, үбешү – мәкруһ. Шулай ук берәр нәрсәнең тәмен татып карау, сагыз чәйнәү, порошок яки паста белән теш чистарту, берәр нәрсә белән алыштырып булганда, хатын-кызның баласына ризык чәйнәп бирүе – мәкруһ.

Уразаны каза кылу бар.

Сорау: Рамазан аеның каза уразаларын Рамазан ае беткәч үк каза кылырга кирәкме?

Җавап: Бу шарт булып килми, кайчан теләсә, шунда каза кылырга мөмкин.

Сорау: Әгәр кеше каза кылуын икенче Рамазан ае башына кадәр сузып килсә, аңа нишләргә?

Җавап: Әүвәл башланган Рамазанның уразасын тотарга, аннан соң калдырган көннәре өчен каза кылырга тиеш.

Сорау: Бер кеше үлгәннән соң, Рамазан аеннан каза уразалары калган булып, үзенең милкеннән кәффарәт түләргә васыять итеп калдырган булса, аның вәкиленә нишләргә?

Җавап: Мондый васыять үлгән кешенең милкеннән 1/3 өлешен алып түләнелә. Һәрбер калдырган көн өчен ярты сагъ бодай яки бер сагъ арпа, хөрмә белән бер мескенне ашатырга кирәк. Мөхәммәд Гашыйк Иләһи Әл-Бәрни, “Әт-тәсһил әд-дарури ли мәсәил Әл-Кудури” китабыннан.

Чыганак: "Шура" журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев