Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Тиң түгел... (хикәя 6)

6 өзек

Шулай итеп Кыямовлар йортында никахка, туйга әзерлек башланды. Ике көн рәттән уздырырга булдылар. Иң бәхетлесе Илшат иде үз бәхетенә үзе ышанмыйча йөрде. Шомырт күз аныкы булачак, гомергә!

Язилә дә әти-әнисен кисәтеп куйды. Алар да кызларының мондый ашыгыч карарына гаҗәпләнделәр.

Авыл буйлап Илшат белән укытучы кызның өйләнешүләре хакында сүз таралды. Алсу да ишетте. Җаны елады кызның. Шәһәр кызы бер елдан китәм, Илшатны тынычлыкта калдырам, диде бит. Алдады...

Бу хакта участковый Әнсар да ишетте. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте. Көчләгәннән соң ул Язиләне кияүгә алырга ялынып килер дип уйлады. "Вәт өстерәлчек, егетләргә ярый белә. Тракторист та мин ошаткан кызга ябышты, күрсәтәм әле мин аңа" - дип йодрыгын төйнәде.

Килер бер көн Илшаттан үчен алачак әле ул...

Ике көн рәттән кунак гөрләде. Кайтмаган туган- тумача калмады. Илшат чибәр һәм өзелеп яраткан хатынын күрсәтүдән горур иде. Туй көнне дә беркая да үзеннән җибәрмәде. Иркә хатын гел кочакта иде. Гомер буе әти-әнисе итәгеннән төшмәгән кызга бу бик ошый иде. Моны карап торган икетуганы Илнур йөргән кызы Гүзәлгә әйтә куйды:
- Зрә болай табынды әле бу кызга. Бау ишә инде моңардан шәһәр гүзәле, - диде.

-Дөрес эшли Язилә, беренче көнне үк үзен шулай куйды. Ирләргә шул кирәк, - диде Гүзәл.

-Миннән бу кадәр ярауны көтмә, - диде Илнур кызга карап. - Язилә туй көннән үк түгел, очраша башлаганнан бирле биетә минем братны. Ах, дөрес эшләмисең Илшат. Шәһәр кызы күрдем дип шулкадәр, - диде егет.

Илшат туйлар узгачтын да яратып, кадерләп туя алмады хатынын. Йокысы туйганчы йокласын, дип йокы бүлмәсеннән аяк очларына гына басып чыгып китә, хатын әзерлисе табынны әнисе әзерләп ашата, вакыты булса мәктәпкә дә җәяү йөртмәде, машинада гына. Әнисе Гөлфизә апа ачуы килсә дә берни әйтә алмады, аралары бозылыр, балам бәхетсез булыр диеп курыкты. Менә шулай рәхәттә принцесса кебек яшәде Язилә. Илшат беренче кышкы сессияне япты. Кайткан төшкә хатыны күңелле хәбәр: бала көткәнен җиткерде. Илшат бәхетеннән нишләргә белмәде. Кирәк бит: шомырт күзе бала бүләк итәчәк! Яраткан кешедән бала да татлырак була бит ул. Өрмәгән җиргә дә утыртмады Язиләне! Вакыты бар вакытта күрше бүлмәдән бала бүлмәсе ясый башлады. Яраткан хатыны һәм туачак сабые өчен вакыты да, автомастерскойлары китергән акчалар да жәл түгел. Алар өчен яшәде.

Ашкына-ашкына янганын да сизмәде ир. Гомер буе шулай тормыш барыр дип уйлады. Көчле мәхәббәте аркасында сукырайган күз икенче якны күрмәде: Язилә иренә бервакытта да яратам, сагынам димәде, кайтканын көтмәде, үзе кочагына атылмады, яшәдеме, яшәде. Көннән-көн аны авыл туйдырды. Иренең чиксез яратуы, һаман аның янына ашкынуы да артык була башлады. Аптырагач Ләйлә янына кереп утыра иде. Ә Илшат киресенчә, шомырт күзен көнен-төнен яныннан җибәрмәс өчен әллә ниләр бирергә әзер иде...

Декретта чыккач, тагын да күңелсез булды Язиләгә. Әле болай мәктәптә укучылары белән онытылып тора иде. Ә хәзер көне буе өйдә.

Беркөнне Гөлфизә килене белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды.

-Язилә мин әлегә кадәр синнән берни сорамадым. Син яратып торасыңмы Илшатны?

-Ник әни күрмисеңмени, сүзгә килгәнебез юк бит. Мин кияүгә чыкканда ук Илшатка әллә нинди зур аерым хисләр көтмә, дидем, - диде килен.

-Бәхетсез генә итә күрмә. Чөнки сине Илшат бик ярата. Күңелен кайтарма. Әгәр дә аның хисләрен аяк астына салып таптасаң, ул гомердә дә сиңа әйләнеп кайтмаячак. Мин үземнең тудырып-үстергән баламны беләм инде, - диде ана.

Бу сүзләрдән соң шик керде Язилә күңеленә. Түзәргә кирәк, теге кәбахәт җан мыскыл итеп аткач, Рәфил башка кыз тапкач, Илшат кияүгә алды бит аны. Бернигә дә карамый ярата. Бәлки миндә дә җавап хисләре уяныр, диде ул үз-үзенә...

Бәби табарга өч көн кала ук врачлар больницага ятарга куштылар. Илшат Язиләне илтеп куйды. Роддом ишек төбеннән кертеп җибәргәндә хатынын кочаклап:
-Мин бу бала өчен сиңа гомер буе рәхмәт әйтәчәкмен. Исән-сау бул, үзеңне, балабызны да сакла яме шомырт күзем, - дип күзләреннән үпте.

Язиләне кабул иттеләр. Төгәл өч көн дигәндә дөньяга ир бала туды. Юеш кара чәчле "йомгакны" китергәч, Язилә елап җибәрде. Ана булды бит, хәзер менә ул кемгә кирәк! Сабые, алтын бөртеге бар аның! Бу хәбәрне бәбинең әтисе - Илшат та ишетте. Палатага чыккач, ирең китерде дип пакет бирделәр. Анда төрле тәмле ризык һәм... шомырт исе килә торган духи бар иде. Записка да кыстырылган. "Рәхмәт улыбыз өчен бәгърем" дип язылган. Язиләнең елмаюын күргәч, аңың белән бергә бәби тапкан хатын:
-Сине ирең бигрәк ярата ахыры. Минекенә ни бала таптың, ни тапмадың. Яхшы булган, килеп алырмын, диде. Бәхетле инде син, - диде ул.

Берничә көннән хатыны белән улын Илшат килеп алды. Одеялога төргән сабыйдан күзен дә ала алмады... Үзен бәхетле итеп санаган ир, бүген әти бәхетен дә тойды...

·        Өйгә кайткач, Илшат хатынын бакчага алып чыкты.
-Кара әле безнең хөрмәткә нәрсә утырттым. Ике пар шомырт, - диде ир елмаеп.
-Шомыртка күмдең инде, - дип чыркылдап көлде Язилә.
-Син миңа кияүгә чыкканнан бирле беренче тапкыр шулай яңгыравыклы көлдең. Без очрашкандагы кебек. Аңарчы сине нәрсәдер борчый иде, - диде ир.
-Бала тугангадыр инде, ничектер тормышта яңа мәгънә барлыкка килде. Тынычландыммы шунда белмим, - диде хатын. Аннан икесе дә уллары янына керделәр.

Илшатның "нидер борчыды" дигән сүзе күңелгә кереп калдымы, төне буе саташты хатын, өнендәге иң куркыныч төшне күрде. Имеш, мәктәптән ерак түгел куаклык, аннан тешләрен ыржайтып Әнсар килеп чыкты, тырнаклары белән тәннәренә батырды. "Җибәр, җибәр!" - дип кычкырды Язилә. Өнендә дә шулай кычкыра икән. Илшатның тавышына уянып китте.
-Син җибәр, дип кычкырдың, шабыр тиргә баттың. Нәрсә күрдең төшеңдә? - диде ире.
-Юк, зинһар мине кочакла әле. Күркам мин, - дип иренә елышты. Илшат аны кочагына алгач кына тынычланды. "Я раббем, шул әшәке җанны гомердә дә күрмәсәм ярар иде" дип уйлады хатын...

Ике көннән бәби чәе узды. Ир балага әтисе исеменә туры китереп Илфат дип исем бирделәр. Бәләкәчкә шкаф тулы кием җыелды. Үскәнче җитә, диештеләр каенана белән килен.
Илшат беренче курсны тәмамлады, өченче автомастерскоен ачты. Чиратта - автозапчастьләр сата торган кибет ачу.
-Өйлән инде, минем улым да бар, ә син һаман гаиләле булырга куркып йөрисең, - диде Илшат Илнурга.
-Миңа да синең кебек шундый чибәр кыз шәһәрдән кайтмас микән? Шәһәр кызына өйләнәсе килеп китте, - дип көлде туганы...

Шәһәргә әти-әниләренә киткәч бөтенләй фикере үзгәрә Язиләнең. Гомер буе яшәгән җиңел тормышның рәхәтен тоя башлый ул. Монда калош белән йөрмиләр, матур аяк киеменнән шак-шок атлыйлар, пычрак юллар да юк, бакчада да бил бөгеп эшләмисен, хезмәт хакыңа азык-төлек алып керәсең дә рәхәтләнеп ял итәсең. Транспортлар да еш йөри, телисең кинотеатры, театры, кафесы бар. Ә авылда нәрсә: пычрак юллы авыл, искергән өй, төрле запчастьләр җыеп ясалган борынгы машина...

Улын күтәреп тукталышта басып торганда бер кызыктыргыч күренешкә тап булды: әнә яхшы машина килеп туктады, күрәсең берәр чиновниктыр инде, костюм-чалбар, галстуклы солидный ир, биек үкчәләрдән хатын төште, эре генә кибеткә кереп киттеләр. Язиләнең дә шулай яшисе килә! Калош, резин итек киеп йөреп туйды инде ул. Бу хатыннан кайсы ягы ким соң? Хәтта артыктадыр әле. Мондый тормыш Илшат белән беркайчан да булмаячак, дип сызланды хатын...

·        Шушы күренеш сызлавык корт кебек кереп оялады гына бит. Язиләнең яшеренеп яткан хыялын уятты. Шуны уйлый-уйлый бу юлы әниләрендә дә озаграк торды. Тагын тора иде әле, Илшат килеп җитте.
-Син кайтырга уйламыйсыңмы әллә? Сагындырып саргайтасың бит, - дип хатынының маңгаеннан, улының битеннән үпте.
-Илшат, әйдә, бу шәһәргә күчик әле, син теге мастерскойларыңны сатып бер яхшы гына бизнес ачып җибәрерсең, яхшы квартира, машина алырбыз, - диде Язилә.
Илшат гаҗәпләнә калды.
-Шәһәргә җибәрергә ярамый сине, әби белән бабай безгә генә килсеннәр, - дип елмайды ир.
-Синең сыерчык оясы кадәр өеңдә кем генә сыйсын соң анда! Зур заманча йорт яисә квартира булса иде, - диде хатын.
-Вакыты җиткәч барысы да булыр матурым. Әйдә җыен, кайтабыз. Эшкә барасы бар, - дип ашыктырды.

Шулай итеп Язилә янәдән пычрак юллы авылга кайтып китте. Юл буе шунда илткән юлларны, ирне битәрләде...

Шул көннән башлап Язиләнең капризлары башланды...

Әлегә беркем дә, хәтта Язилә үзе дә бер-бер артлы белдергән кәнәгатьсезлекләренең әкренләп зур проблемага - гаилә җимерүгә илтүен аңламыйлар иде...

Улына яшь ярым булгач, Язилә эшкә чыкты. Көне шунда үтеп кайткач тынычланды кебек. Укытучы эше белән район үзәгенә баргач, кибеттән кыска итәкле ике күлмәк алып кайтты. Илшат эштән кайткач, мактанасы килеп, шул күлмәкләрне киеп-киеп күрсәтте. Яратмады ир, кашын җыерды.

- Әле кыска итәкләр чоры бетмәдемени синдә? Син хәзер Язилә ир хатыны, бала әнисе мондый күлмәкләрне кимисең! - дип ике күлмәкне дә мунча миченә чыгарып ташлады. Әй ярсыды хатын.
-Шул көнләшүең белән юләрләндең ахры авыл мужланы! Шәһәрдә бөтен кияүдәге хатыннар кыска итәкле кием кия, беркем дә тыймый. Аңа карап бит алар азгын хатын түгелләр, - диде Язилә.

-Мин шәһәрне дә, кеше хатыннарын белмим, тик минем хатыным андыйны кими. Район үзәгенә
баргач, тездән дә өстән булмаган, изүе ябык күлмәкләр алып кайт, - диде ир.
-Мин үз матурлыгымны җирләргә җыенмыйм, - дип кычкырды хатын.
-Тагын алып кайтасың икән, тагын мунчага ягам, - диде Илшат.
-Төрмә монда, беркая чыгып булмый, җаның теләгән киемне киеп булмый, - дип дулап чыгып китте Язилә.
Аларга кереп килүче Илнурны чак кына бәреп екмады.
-Нәрсә булды Илшат? - диде туганы.

Илшат көлеп җибәрде.
-Юк барысы да әйбәт, шәһәр кызы тәртәгә тибә башлады, - диде ир.
Ә Язилә елап Әсма апасына барды, гаиләдә тавыш хакында сөйләде. Анысы да ачу китереп, Илшатны яклады.
-Дөрес эшләгән, мин булсам да шулай эшләгән булыр идем. Син хәзер кыз-кыркын түгел, кем шулай кияүдә килеш ботларын күрсәтеп йөри? - диде Әсма апасы.
-Сезнең авылыгыз белән шундый икән, - диде Язилә.
Аннан кайткач, авызын салды. Баласын йоклатты да бүлмәсенә кереп ятты. Шунда ук күзләрен чытырдатып йомды. Күзем күрмәсен, кагылмасын да, диде. Илшат аның үпкәләп ятуын шунда ук белде. Елмайды, маңгаеннан үпте. Шулай итеп беренче тапкыр яраткан хатынының капризын үтәмәде.
Бу көннән бирле гаиләдә кыска итәк темасы ябылды...

·        Районда җир алып кибет салу эшенә керештеләр ике туган. Эше күп иде: документлар артыннан чабасы, төзелеш материаллары юнәтәсе, ремонтчылар эшен контрольлисе. Шуңа өйдә торырга вакыты да булмады Илшатның. Ә Язилә моңа шат иде. Алайса көнен-төнен бергә, күрше бүлмәгә телевизор карарга да чыкмый, һаман минем янда, дип эче пошты яшь хатынның...

Шәһәр котыртты да башына да җитте кызның...

Илшат автотранспортныйга сессия ябарга китсә дә шатланды ул. Ә ир яраткан хатыны, улы янына кайтыр өчен имтиханны беренче биреп чыга иде. Ул өйдә торса, Язилә улын күтәреп, Ләйлә янына кереп китә башлады. Гөлфизәнең йөрәге бик сызды. Тансык түгел иде аның уңган улы. Шулай буласын белде бит ул. Ана йөрәге сизгер була.

Кыскасы Язилә бу бертөрле тормыштан арыныр өчен юллар эзли башлады. Гомер буе шулай тузанга, тимер пычрагына баткан ирне каршылыйсы, ул сораганча тагын бер бала алып кайтасы килмәде аның. Илшат кибет мәшәкатьләре белән йөргәндә әниләргә барам, диеп шәһәргә китте. Улын әнисенә калдырып, дус кызлары белән кафеларга, кинотеатрларга барды, төнге 11нче дә генә өйгә кайтты. Бу хәлгә ачулары кабарынган әти-әнисе бик сүктеләр үзен.
-Сез дә акыл өйрәтмәгез әле әти, авылда ябылып ятуның ни икәнен беләсезме? Мин монда сулыйм, үземнен кечкенәдән гадәтләнгән тормышта яшим. Мин бит азып-тузып йөрмим, - дип каршы килде хатын.

Дәвамы бар.

1 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya , 2 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya2 , 3 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya3 , 4 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya4 , 5 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya-5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев