Урман!..
Сүрия Мингатина, 10.01.2022.
Аклыгыңны, сафлыгыңны алдым. Серлелегең кочты, мең төр сын... Әкият иле! Кайттым сиңа тагын, Гаҗәп дөнья, күрә бел, тылсым. Гүзәллекнең чиге- чамасы юк,
Актан кигән бар да - купшыдан.
Кышкы туе монда табигатьнең,
Кунак җыя урман һәрбер таң.
Каршы ала төлке-куяннары,
Аю Әппәс күптән йокыда.
Бөгәрләнеп яткан "еланнары"
"Убырлы"ны күзли чыршыда.
Кулын суза "кияү егетләре",
Ә "кәләшләр" юри йөгерә.
"Дию" үзе карап тора монда,
Каһкаһәләп көлә, сызгыра.
Кар кызлары юри шаярышып,
Сибә өскә энҗе бөртекләр...
Безне читләп үтмә дигән кебек,
Каршы чыкты җитез көртлекләр.
Кызу дөнья туктап калды бер мәл,
Мең мәшәкать эреп югалды.
Хозурланып шушы матурлыкка,
Җан чистарып, яшәр көч алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев