Әтиемә
Инсаф Латыйпов, Комыргуҗа авылы
Әтине кечкенә диләр
Буйдамыни соң хикмәт?
Тырыш булгач аның өчен
Авыр түгел бер хезмәт.
Бөтен эш кулыннан килә,
Тотса тимер сындыра.
Бер эштән дә куркып тормый,
Барысын да булдыра.
Бабам кебек әтием,
Армиядә дә булган
Башына пилотка киеп,
Биленә каеш буган.
Эшкә оста, сүзгә кыска
Сүзе үтә бар кешегә.
Олыларны хөрмәт итә,
Уен-көлке — кечегә.
Әтине оныклары да,
Бик ярата, аптырата.
Төрле уеннар уйната,
Биетә дә, җырлата.
Бөтен эштә, хезмәттә дә,
Ул безнең өлгер кеше.
Мактанып та әйтә алам —
Ул бар эштә дә көчле!
Дөньялар тыныч-имин,
Күк йөзе аяз булсын.
Әтием озын гомерле,
Тормышлар матур булсын.
Инсаф Латыйпов, Комыргуҗа авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев