Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кайда син, Мәхәббәтем. 

Шигырь укырга яратучылар, сезнең өчен!

(К.Р.М.) 
Мәхәббәтем, кайда яшерендең? 
Шомырт исле майның кичендәме? 
Зәңгәр күкнең якты төбендәме? 
Әллә ачы әрем исендәме? 
Айлы төннең серле тынындамы? 
Күлдәге көмеш ай юлындамы? 
Кояш үбеп уяткан көндәме? 
Бер дә хәсрәт булмаган илдәме? 
Гөл ирененнән тамган чыктамы? 
Алтын нурга чумган офыктамы? 
Ак томан сарылган тын ярдамы? 
-Чынга ашар!- дигән хыялдамы?.. 
Бер кайтырсын әле язлар белән, 
Киткән булсаң киек казлар белән. 
Йөгәнсез җил булып килеп кереп, 
Җанның бар тузанын себереп түгеп, 
Кабызырсың күңелемнең учагын, 
Синең өчен гел ачык кочагым. 
Сүнми әле, үлми һич өметем... 
Кайларда син, минем Мәхәббәтем? 
Кайда??? 
Рүзия Камаева,
02.08.18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев