Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Җәйге таңым көзгә бәйләнә...

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен.

Көз исе 
Бернигә дә алыштырып булмый, 
җанга үтеп тирән сулата. 
Суык диеп башта киендерә, 
ә аннан соң кире уйлата, 
ара-тирә кайчак елата... 
Алма исе, тулган башак хисе, 
һавасында – печән соңарган. 
Иртәнге чык качыш уйнап ала, 
сурәтендә яшьлек моңайган, 
кайтып киләм яшел тугайдан. 
Күкрәк тутырып исним 
яңа икмәк исен, 
көч-куәттән башым әйләнә. 
Чуалмасын юллар, тыныч булсын илләр, 
җәйге таңым көзгә бәйләнә. 
Рәссам бизәк элгән, сары төскә кергән 
мин яратып баккан бу тугай. 
Җиһан кием сайлый...- 
яңа тулган айдай 
тулышканмын шушы бер уйдан. 
Көз качышлы уйный 
җәйнең кочагында, 
мәрхәмәтсез түгел, күр, кояш! 
Табын тутырып муллык килә әнә, 
көзнең исе килә иң алдан. 
Сабый кебек чистарына җаным - 
мәхәббәтең шушы фасылда. 
Табигатьне күзлим, 
үзем өмет кисмим, 
имин еллар телим халкыма. 
Бернигә дә алыштырып булмый, 
яшәү татлы, гомер тагын да. 
Сине уйлап җәйнең таңы ата, 
үзең калган еллар артында... 
Көз исертә менә таңында! 
Сүрия Мингатина, 
27.08.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев