Гөлия бәете
Айгөл Баһавиева, Күәм авылы
Алмагачлар чәчкә атар,
Җитәр Корбан гаете.
Мин әйтәмен, сез тыңлагыз
Бу - Гөлия бәете.
Әнкәй, бәгърем, миңа диеп,
Калдырырсың ашыңны.
Уйламадым, чит җирләрдә
Салырмын дип, башымны.
Болытларга карап очтым
Ерактагы калага.
Сезне сөеп тә туймадым,
Кичерегез, балалар.
Бакчамдагы чәчкәләргә
Җәен сулар сибәрсез.
Барыгызга риза - бәхил,
Ташлап китте, димәгез.
Алмагачтан алма өздем
Телем - телем турадым.
Соң сулышларым алганда
Балаларым уйладым.
Ак күлмәгем кара белән
Юып элдем, уңмады.
Руслан, җаным, өзгәләнмә
Бик тырыштың...булмады.
Тәрәз төбем алсу яран
Урамга күчерерсез.
Гөлия истәлеге, дип
Исләргә төшерерсез.
Улыкаем, олы кызым
Әминәмне какмагыз.
Еракларга китсәгез дә
Туганлыкны саклагыз.
Больницаның коридорын
Иңгә буйга санадым.
Алмаз энем, сагынуым
Монда гына аңладым.
Җәйләр җиткәч чардуганым
Яшел төскә манарсыз.
Мине өзелеп сагынганда
Зәңгәр күккә карарсыз.
Калфагымны чәчләремә
Өлгермәдем кадарга.
Авыл башын узган чакта
Борылмадым карарга.
Туганнарым, авылдашлар
Җырларым онытмагыз.
Зират чатларын узганда
Карарга онытмагыз.
Кадер кичләре алдыннан
Кидем җәннәт күлмәген.
Быел Рамазан аенда
Китәсемне белмәдем.
Кар эрегәч, каберемне
Гөлчәчәккә күмегез.
Ян бакчамда кош сайраса,
Ул мин, диеп белегез.
Төшләремдә җиләк җыйдым
Тау астыннан, елгадан.
Җомга җитсә онытмагыз,
Калдырмагыз догадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев