Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

23 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр

Кучкар

Сездә эгоизм, үз­үзегезгә ышану хисе бик көчле. Бары үз мәнфәгатегезне генә кайгыртасыз. Һәм дөрес эшлисез дә! Шул рәвешле әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрне җиңел генә хәл итеп бетерәчәксез.

Үгезбозау

Бу атнагызның һәр көнен мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга киңәш ителә. Ниһаять, күптән хыялланган, төрле сәбәпләр табып алмый йөргән әйберегезне сатып алу бәхетенә ирешәчәксез. Зур күләмдә акча эшләп алу ихтималы да бар.

Игезәкләр

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга кирәк. Салкын тидерүегез яки хроник авыруларыгыз борчый башларга мөмкин. Күпне күрмәскә, артыгын ишетмәскә тырышсагыз, нервларыгыз да нык, эшегез дә уңай барыр. Тыныч булырга тырышыгыз.

Кысла

Тормышта барлыкка килгән үзгәрешләрдән югалып калмагыз, киресенчә, тормышка, һәр туар таңга шатланыгыз. Сезне сөенечле, керемле хәбәрләр көтә. Мөмкин булган форсатны кулдан ычкындырмагыз.

Арыслан

Акча мәсьәләсендә авырлыклар булырга мөмкин, әлбәттә. Тик акчагызны карабрак, саклабрак тотсагыз, бу кыенлыктан да чыгу юлы табылыр. Гаиләгезгә карата игътибарлы булыгыз, аларга мактау һәм дә җылы сүзләрегезне әйтергә телегезне һич тә кызганмагыз.

Кыз

Сөйгәнегез белән ике арада аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын дисәгез, үзегезне борчыган әйберләрне яшермичә әйтергә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга вакыт җитмәдеме икән? Шимбә көнне күңелле вакыйга көтелә.

Үлчәү

Башкарасы эшләрегезнең очыкырые күренми. Эшләнеп бетмәгәннәре дә эчегезне пошырып тора торгандыр. Барысына да өлгерер өчен, шулай ук үзегезгә авырлык килмәсен дисәгез, тизрәк кыймылдагыз. Сездән башка ул эшләрне беркем дә эшләмәячәк.

Чаян

Ир­хатын мөнәсәбәтләрендә саграк булыгыз, зур сынаулар аша узарга туры килергә мөмкин. Үз­үзегезгә бикләнмәгез, киресенчә, сезне аңлый торган, киңәш бирердәй кешеләр белән аралашыгыз. Һич тә булмаса, психологка мөрәҗәгать итегез.

Укчы

Тормышларын, уйларын җайга салырга теләүчеләр өчен менә дигән вакыт. Яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килү ихтималы да бар. Гаиләләрдә ике арада булган ярату хисләре тагын да көчәергә мөмкин. Күңелле вакыйгаларга бай атна.

Кәҗәмөгез

Бу атнаны бик мөһим дип саналган эшләргә багышлагыз. Үзегезне иркен тотыгыз. Эшли башланмаган эшне инде эшләнгән эш итеп күз алдыгызга китерегез дә – алга таба барыгыз. Артка ул юк. Юк урында проблема ясамагыз.

Сукояр

Һаман да күңелегезне кимереп торган, борчып торган уйлардан арынырга тырышырга кирәк. Ә моның өчен иң яхшысы – башың белән эшкә чуму, гаилә белән күңелле чараларда катнашу. Бер дә булмаса онытылып күңелле фильм карау. Финанс кытлыгы булмаячак.

Балык

Бүгенге эшегезне иртәгегә калдырмагыз. Ничек тә булса ахырына кадәр җиткерергә тырышыгыз. Бу атнада нинди эшкә тотынсагыз да, барысы да уңышлы булыр. Шимбә, ял көннәре көтелмәгән күңелле мизгелләр белән сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев