Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

20 февральдән­26 февральгә кадәр .

Кучкар

Атна дәрәҗәгезне күтәрү, иҗади потенциалыгызны ачу мөмкинлеге бирәчәк. Алда яңа офыклар ачылырга тора, тик азрак сөйләгез һәм күбрәк эшләгез. Җомга көнне планнарыгызны үзгәртә торган мөһим хәлләр килеп туарга мөмкин.

Үгезбозау

Җиңел һәм иркен аралашасыз, әмма эштә үзегезнең ачуыгызны, ризасызлыгыгызны күрсәтмәскә тырышыгыз, билгеләнгән стратегиядән чигенмәгез. Телегезне вакытында тешләп калырга тырышыгыз. Нәтиҗәсе сезнең файдага.

Игезәкләр

Бик яхшы атна. Алдыгызда бөтен юллар да ачык. Бу атнада эшлекле очрашулар, элемтәләр күп булыр. Үз энергиягезне уңай юнәлешкә җигегез. Куркып кына алынган бер эшегез искиткеч шәп килеп чыгар.

Кысла

Бу атна күңелле танышулар, карьера үсеше һәм шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар бүләк итә. Карарлар кабул иткәндә сак булыгыз, үз-үзегезне алдамагыз, аек акыл белән эш итегез. Вакытны дөрес бүлгәндә, сез кыска вакыт эчендә бик күп эшләр башкарачаксыз.

Арыслан

Кул җитмәстәйгә үрелеп, булганын югалта күрмәгез. Әллә ничә эшкә берьюлы алынмагыз: бер эшне генә эшләгез, әмма җиренә җиткереп. Якшәмбе якын кешеләрегезнең теләкләренә колак салыгыз, сүзләрен аяк астына салып таптамагыз. Тормышка аек акыл белән карагыз.

Кыз

Барысы да уңай гына барган тормышыгызга таяк тыгучылар табылыр. Барысын да күңелегезгә ошаганча, уйлап кына, тәртип белән эшләгез. Йолдызлар хәзер акчагызны юк-барга сарыф итмәскә киңәш итә. Алар сезгә тиздән кирәк булачак. Якыннарыгыз белән яхшы мөгаләмәдә булыгыз.

Үлчәү

Серләрегезне беркемгә, хәтта якын туганнарыгызга да вакытыннан алда ачып салмагыз. Юкса күңел сүрелү куркынычы юк түгел. Атна ахырында әйбәт яңалыклар көтегез. Физкультура белән шөгыльләнү, су спорт төрләре, биюләр аеруча файдалы.

Чаян

Тормышыгызда кара полосаны агына алышыныр. Һәрхәлдә, атна башындагы бер проблеманың очына чыгу шуны расларга тиеш. Ә инде атна ахырында колагыгызга чалынган әйбәт кенә яңалыклар үзегезгә гүя канатлар куячак. Финанс киеренкелеге булмаячак.

Укчы

Көтмәгәндә генә ныклыкка сынау узарга туры киләчәк. Әйтергә кирәк, аны сез искитмәле дәрәҗәдә матур һәм оста итеп башкарачаксыз. «Нәрсә булса – бар да яхшыга», – дип яшәргә кирәк. Өс-башыгызны яңарту теләге туар: үзегезне бернидән дә тыймагыз, сез моңа лаек.

Кәҗәмөгез

Гади, әмма бик күңелле, бәрәкәтле чор. Кинәт кенә башыгызда туган уй изге бер гамәлгә этәрер. Аның нәтиҗәсендә горурлык хисләре кичерәчәксез. Сәламәтлек өчен борчылырга туры килмәячәк. Шулай да иммун системасын ныгыту өчен су белән дус булу, спорт белән шөгыльләнү киңәш ителә.

Сукояр

Тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга бай. Үз алдыгызга кыю максатлар куюдан курыкмагыз. Көттерсә дә, уңыш барыбер киләчәк. Ниндидер кызыклы тәкъдим алырсыз. Барысы да үзегезнең кыюлык һәм тәвәккәллеккә барып тоташачак.

Балык

Тормышыгызга яңалык кертергә теләсәгез, аны хәзер хәл итәргә кирәк. Уңыш капкасы ачык, тәвәккәллек кенә җитеп бетми. Хаталардан курыкмагыз, хәтта хаталар да сезнең файдага гына булыр. Финанс киеренкелеге көтелә, акчагызны санап тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев