Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

27 февральдән ­ 5 мартка кадәр.

Кучкар

Март кояшы күренүгә, тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге туар. Дөрес юнәлеш сайларга якыннарыгыз булышыр. Интеллектуаль дәрәҗәгезне арттыру белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. Атна ахырында ял итегез, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз.

Үгезбозау

Хезмәтегез авыр булса да, тырышуыгызның нәтиҗәсе булыр. Максатыгызга ирешүнең башка юллары да ачылыр. Эштә, якын дустыгыз ярдәме белән, уңышка ирешүегез ихтимал. Игелекле эшләр башкару өчен яхшы вакыт.

Игезәкләр

Игезәкләрнең атнасы яңалыкларга бай булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Сезнең өчен файдалы булган мәгълүмат белән танышырсыз. Ә бу үз чиратында киләчәктә керемнәрегезне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Үзегездә киләчәкне сиземләү тойгысы барлыгын да тоярсыз. Максатыгызга ирешү юлларын да табарсыз.

Кысла

Үзегезнекен генә түгел, башкаларның да мәнфәгатен яклау белән шөгыльләнергә туры килер. Карьера баскычы буйлап өскә менү ихтималы да бар. Шәхси тормышыгызда гадәти булмаган вакыйгалар килеп туарга мөмкин. Эш башлаганда игътибарлы булыгыз.

Арыслан

Арысланнар бу атнада һөнәри өлкәдә нинди генә эшкә алынсалар да, уңышлы булыр. Өйдә генераль җыештыру белән шөгыльләнергә, артык булган барлык әйберләрдән арынырга мөмкин. Табигатькә чыгып, физик күнегүләр белән шөгыльләнсәгез, ул организмыгыз өчен файдалы булачак.

Кыз

Кызларга бу атна иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен бик уңай булачак. Гаиләгез белән бәйрәм чарасы, театрга бару җаен карагыз. Балаларыгыз уңышлары белән сезне куандырыр. Шулай ук үзегездә моңа кадәр «йоклап яткан» сәләт ачарсыз.

Үлчәү

Яз ае сезгә уңай нәтиҗәләр китерергә тиеш. Аның нигезе булып гаилә мөнәсәбәтләре ныгуы тора. Өегезгә ремонт башларга, яисә яңа планнар төзергә кулай вакыт. Әти-әниегезгә, олы туганнарыгызга игътибарлырак булыгыз.

Чаян

Сез бу атнада игътибар үзәгендә булырсыз, мөгаен. Киңәш сорап килүчеләр дә булыр. Аларга ярдәм итүдән баш тартмагыз. Игелеклек эшләвегез киләчәктә үзегезгә яхшылык булып кайтыр. Яңа танышулар, дуслар табуыгыз бар. Йолдызлар сак булырга чакыра.

Укчы

Тормышыгызда яңа чорның башлануына китерә торган хәлләр булып алыр. Бу исә күңелегездә биһисап матур хисләр, шатлыксөенечләр уятыр. Үзегез дә сизмәстән, тагын да җитдирәк, җаваплырак һәм игътибарлыракка әйләнеп куярсыз.

Кәҗәмөгез

Атна буе зур күтәренкелектә йөрерсез. Сәбәбе: җитәкчегезнең хезмәтегезне күреп, аны тиешенчә бәяли башлавында. Гаиләгездә дә – барысы да әйбәт. Сөеклегез үз эшенә бәйле бер яңалыгы белән куандырыр, бу үз чиратында киләчәктәге финанс кеременә ныклы йогынты ясар.

Сукояр

Акча мәсьәләсенә бәйле карарлар кабул итү өчен уңайлы чор. Шул ук вакытта матди хәлегездә дә алга китеш сизелер. Гомумән, бу атнада канәгатьлек хисләре китерердәй әйберләр күп булыр. Көтелмәгән яңалыклар да – сезнең файдага.

Балык

Тоткан чыгымнарыгыз үзен аклый башлаячак. Уйлап йөргән идеяләрегез булса, аларны шушы айда тормышка ашырырга тырышыгыз. Шәхси тормышыгызда танышудан, гашыйк булудан курыкмагыз, чөнки бу ай сезгә мәхәббәт өлкәсендә зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев