Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

20 марттан – 26 мартка кадәр.

Кучкар

Бу атнада матди хәлегезне яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Шулай да, зур чыгымнар сорый торган проектларда катнашмаска тәкъдим итә йолдызлар. Вакытыгызның күп өлешен гаиләгезгә багышлагыз. Туганнар һәм якын дуслар белән очрашу кәефегезне күтәрер.

Үгезбозау

Яңа идеяләрегезне башкаларга сөйләмәгез, югыйсә тормышка ашмаска мөмкин. Атна дәвамында тырышып эшләргә туры килә. Ял итәргә дә вакытыгыз булмавы ихтимал. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

Игезәкләр

Яңа үрләр яулау өчен, барысына да нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтегез. Атнаны үзегезне карауга багышласагыз, уңышлы булыр. Шәхси тормышыгызга килгәндә, мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер.

Кысла

Сезнең өчен бу атна иң мөһимнәрдән саналыр. Килеп чык­кан проблемаларга игътибар бирегез. Алар сезгә киләчәктә туры юл күрсәтер. Атна ахырында тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Якыннарыгыз киңәш бирә калса, каршы килмәгез, алар сүзендә хак­лык бар, файдага гына булачак.

.Арыслан

Сезне борчыган сорауларыгыз җавапсыз калыр. Хаклыкка омтылсагыз, кыен хәлләргә юлыгуыгыз бар. Ә бу үз чиратында киләчәктәге планнарыгызга комачауларга мөмкин. Эшегездә башкалар өчен җаваплылык алмагыз. Бөтен мәшәкатьләрне дә онытып, гаиләгез белән берәр кая ял итеп кайту уңышлырак булыр.

Кыз

Вакытыгызның күбрәк өлешен гаиләгезгә багышлагыз. Бер җайга гына барган тормышыгыздан күпсенүчеләр табылыр. Өйдә тынычлык саклау өчен якын кешегезгә һәм туганнарыгызга яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, һәрвакыт ярдәм итеп торы­гыз.

Үлчәү

Гаиләгездә якын кешегезгә карата игътибарыгызны арттырырсыз, тынычлык һәм бер-береңне аңлау булсын өчен барысын да эшләрсез. Атна уртасында эш буенча мөһим карарлар кабул итәрсез. Кыен вакытларда якыннарыгызга таяна аласыз.

Чаян

Берәр нәрсәгә ирешергә телисез икән, бик үк уңышлы булмаска мөмкин, вакытыгызны бушка үткәрү генә булуы ихтимал. Уңышка ирешер өчен барысын да төптән уйларга һәм вакыт кирәк. Ял көннәрендә сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.

Укчы

Тиздән кулыгызга уңыш китерерлек эш эләгәчәк. Шулай да, игътибарлы булыгыз, намуслы эш булсын. Финанс кереме көтелә. Шәхси тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Ял көннәрендә туганнар белән күрешү күңелле үтәр.

Кәҗәмөгез

Атна башыннан ук сюрпризлар булырга мөмкин, шуңа күрә күз ачып йомган арада тиешле карарга килү өчен әзер булып торыгыз. План­нарыгыз үзегезгә бәйле булмаган хәлләр аркасында үзгәрергә дә мөмкин. Һәр адымны уйлап атлагыз, дөресрәге: «җиде кат үлчә, бер кат кис».

Сукояр

Шәхси тормышыгызны җайлап җибәрер өчен төпле акыл белән эш итәргә кирәк. Бөтен эшкә дә курыкмыйча алыныгыз, сез булдырасыз. Атнаның икенче яртысын гаиләгезгә багышлагыз. Ял көннәрендә хыялларыгызны чын­га ашырырсыз.

Балык

Сезне алда җаваплы сынаулар көтә. Бик көчле хис-тойгылар, җитди карарларга килү, тырышып эшләү чоры. Алдыгызга куелган бурычларны менә дигән итеп үтиячәксез, барлык киртәләрне күпләрне шаккатырырлык итеп ерып чыгачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев