Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

20 марттан – 26 мартка кадәр .

Кучкар

Бу атнада ялкаулыгыгыз басмаса, бик күпкә ирешә алачаксыз. Уйланылмаган очрашу һәм танышулар көтелә. Ничек тә күбрәк аралашырга, кая гына барсагыз да, игътибар үзәгендә калырга тырышыгыз. Гайбәтләргә ышанмагыз, юкса якыннарыгыз белән араларны бозуыгыз бар.

Үгезбозау

Башыгызга – киләчәккә планнар, күңелегезгә илһам килер. Бик күптәннән борчып килгән мәшәкатьләрегез дә искиткеч уңышлы хәл ителер. Әйбәт яңалыклар һәм мул гына керем көтегез. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Игезәкләр

Игезәкләр план белән яшәүнең нәтиҗәлерәк булуына төшенер. Истә тотыгыз: кемнәрнеңдер проблемаларын хәл итәргә маташып, уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Бу исә сезнең карьерагызга да зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә әлегә үзегезне генә кайгыртыгыз. Кысла Озакка сузылган эшләрегезне тәмамлап, җиңел сулап куярсыз. Әлегә яңаларына тотынмау хәерлерәк. Хезмәттәшләрегезнең җавапсызлыгы аркасында эшлекле мөнәсәбәтләр өзелергә мөмкин. Борчылмагыз, бер ишек ябылса, икенчесе ачылырга сәбәп була.

Арыслан

Тормышны уңай якка борып җибәрү мөмкинлеге чыгар. Сак булыгыз: астыртын гына елмаеп һәм ялагайланучыга, үзегезне төп башына утыртырга ирек бирмәгез. Ял көннәрен матур гына түгел, табышлы да уздыру җаен карагыз, кыскасы: керемле атна.

Кыз

Көндәлек эшләр һәм тормыштагы вак­төяк проблемалар белән вакытыгыз узар. Хафаланмагыз: алар сезгә күңел тынычлыгы китерү генә түгел, бәлки әле әйбәт кенә керемгә өметышаныч та уятыр. Югарырак урынга күтәрелү өчен искитмәле мөмкинлек ачылыр.

Үлчәү

Агымга каршы йөзмәгез, алгы планга чыгарга тырышмагыз. Барыбер хезмәтегезне бәяләмәячәкләр. Үзегезне тыныч тотыгыз, сезнең сугасы сәгать алда әле. Бәйрәм сезнең урамда да булачак. Атна ахырында ишетелгән хәбәргә аптырап калмагыз: нәрсә булса да, бар да яхшыга.

Чаян

Киләчәкне кайгыртыгыз. Хәзер никадәр күбрәк тырышсагыз, алга таба шуның кадәр җиңелрәк булачак. Кем беләндер ачыктаначык сөйләшү күңелегездәге авыр халәттән чыгу өчен нәтиҗәле булыр. Алдыгызда торган киртәләрне җиңү өчен дә ярдәм итәр.

Укчы

Урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйтегез хезмәттәшләрегезне уйга салыр, ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелектән берникадәр арынып, өй, ял итү турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.

Кәҗәмөгез

Сезгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтле булырга онытмагыз. Тәгәрмәчкә таяк кыстыручыларны үзегездән читтә тотыгыз. Алар аркасында эштә ыгы­зыгылар килеп чыгарга мөмкин. Әлеге вакытта энергиягез ташып тора, моннан файдаланыгыз. Ешрак елмаегыз, кәефегез үзегездән тора.

Сукояр

Сукоярларга бу көннәрдә эшегезгә азрак, ә гаиләгезгә күбрәк вакыт бирергә киңәш итә йолдызлар. Язга таба арып китеп, үзегезне кайгыртуны онытмагыз. Киенү, бизәнү өчен акча сарыф итәргә җәлләмәгез, нәтиҗәсе куанырлык булыр.

Балык

Балыкларга моңа кадәр шөгыльләнмәгән нәрсәләргә тотынып карарга кирәк. Бу сезнең өчен яңа киңлекләр ачарга мөмкин. Мөһим вазифаларга алыныгыз – барысын да башкарып чыга алырсыз. Позитивка корылган планнарның барысы да тормышка ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев