Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

1 майдан – 7 майга кадәр.

Кучкар

Кучкарлар өчен моңарчы хәл ителми килгән теләсә-кайсы проблема уңай чишелер. Киртәләрне уңышлы гына атлап чыга торган атна. Яңа идеяләрне тормышка ашырырга Аллаһ үзе ярдәм итә кебек. Эшлекле тәкъдимнәрне кире какмагыз.

Үгезбозау

Үткәндәге эшләрегезнең уңышлы нәтиҗәсен күрерсез. Хезмәттәшләрегез арасында абруегыз артыр. Вакытында ял итеп, үзегезне кайгыртуыгыз да кирәк. Торак мәсьәләсен хәл итү, өйдә ремонт башлау өчен уңайлы вакыт.

Игезәкләр

Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үзүзегезне, якыннарыгызны яхшырак аңлый торган вакыйга булыр. Үзгәрешләрдән курыкмаска, үз көчеңә ышанырга кирәк. Кыс­касы, авыр булса да нәтиҗәсе уңышлы булыр.

Кысла

Башыгызга – яхшы гына планнар, күңелегезгә дәрт килер. Өстәвенә, бик күптәннән борчып килгән бер мәсьәлә дә искиткеч уңышлы хәл ителер. Әйбәт яңалыклар һәм мул гына керем көтегез. Спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга кирәк.

Арыслан

Җитәкчелеккә иҗади мөмкинлекләрегезне күрсәтергә тырышыгыз. Тәвәккәллек сорый торган сайлау алдында калырсыз. Кайчак ышандыру сәләтегезне эшкә җигәргә туры килер. Якыннарыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

Кыз

Бу атнада ниндидер мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Күңелегезгә хуш килә торган шөгыль табарсыз. Уңыш сезнең тәвәккәллектән һәм вакытында дилбегәне кулга алудан гына тора. Вак-төяк мәсьәләләрне дә яхшылап уйлап хәл итәргә кирәк.

Үлчәү

Үлчәүләрдә берникадәр күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин. Тәвәккәллегегез, зиһен үткенлегегез белән үзегезне кулга алыгыз. Яңа керем чыганагы килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт. Эшне тышкы кыяфәтегезне матурлаудан башлагыз.

Чаян

Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тырышлык һәм сүзгә осталык кайберәүләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Шулай да, үзегезне әллә кемгә кую килешеп бетмәс.

Укчы

Акча мәсьәләләрен хәл итүне бәйрәмнәрдән соңга калдырып торыгыз. Бәйрәм көннәре – дуслар, туганнар белән очрашып күрешү өчен менә дигән форсат. Яз бәйрәмнәре дәвамлы, ял итү өчен дә, йорттагы мәшәкатьләрне хәл итү өчен дә уңай вакыт.

Кәҗәмөгез

Дөнья артыннан куып тотып булмый. Акча эшлим дип берничә эштә эшләп, сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Бер ишек ябылса – икенчесе ачылганын истә тотыгыз. Гаиләгезгә сез бүген генә түгел, иртәгә дә кирәк. Иң мөһиме тазалык, тынычлык. Ә акча – ул сезне үзе эзләп табачак.

Сукояр

Планнарыгызның барысы да тормышка ашачак, дип фаразлый йолдызлар. Ай башында ук яңа танышулар, акчалы һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелмәгез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Бу атнада онытылмаслык очрашу ихтималы да зур.

Балык

Балыкларда эгоизмның баш калкыткан чагы. Аларның бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшиселәре килеп тора. Бәйрәмнәр бәйрәмгә тоташа. Буш вакытларыгызны гаиләгез белән уздырырга тырышыгыз. Әҗәткә акча алмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев