Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

15 майдан – 21 майга кадәр.

Кучкар

Планнарыгызның үзгәрүенә китерә торган мәшәкать килеп туарга мөмкин. Ләкин, тиз хәл ителер. Атна уртасында эшегездә уңышлар көтә, ләкин шәхси тормышыгыз турында да онытмагыз. Якшәмбе көнне булачак яңа танышу сезгә киләчәктә керемле эш вәгъдә итәр.

Үгезбозау

Бәйрәм яллары бетте. Эшегезгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Сез аны никадәр тырышыбрак һәм намуслырак итеп үтәсәгез, нәтиҗәсе дә шулкадәр яхшырак булыр, һәм сез үз хезмәтегездән канәгатьлек алырсыз. Бу атна финанс ягыннан бик куандырмый.

Игезәкләр

Һәр мизгелнең тәмен тоеп, һәр нәрсәдән позитив табып, ләззәт алырсыз. Сөенечле хәбәрләрдән, күңелле очрашулардан, үзегезнең кирәкле икәнегезне тоюдан рәхәтлек кичерерсез. Язгы яллар сезгә физик яктан гына тугел, рухи яктан да файдалы булды.

Кысла

Куркып торган мөһим бурычларны хәл итүне планлаштырмау яхшырак. Эштә сезгә тырышлык һәм пунктуальлек күрсәтергә кирәк булачак. Хезмәтегезгә салкын карау, җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тууы ихтимал.

Арыслан

Планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Сез үз көчегезгә ышаныч тоячаксыз. Элемтәләр һәм файдалы эшлекле очрашулардан баш тартмагыз. Бүген үк булмаса да, киләчәктә файдасы чыгар. Ялларда гаиләгез белән табигатькә чыгыгыз.

Кыз

Бу атна күңелле танышулар, карьера үсеше һәм шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар бүләк итә. Карарлар кабул иткәндә сак булыгыз, үз-үзегезне алдамагыз, аек акыл белән эш итегез. Күптән көтелгән файдалы хәбәр дә сөендерер.

Үлчәү

Тырышлыгыгызны, һичшиксез, күрәчәкләр һәм уңай бәяләнәчәк. Эшегездә уңышлар, зур табыш көтегез. Бәхәсле хәлләр килеп чыкмасын өчен, кирелекне артка ташлап, үзегезнең бөтен уңай сыйфатларыгызны эшкә җигегез, шул очракта теләгәнегезгә ирешерсез.

Чаян

Алда яңа офыклар ачылырга тора, тик азрак сөйләгез һәм күбрәк эшләгез. Пәнҗешәмбе көнне планнарыгызны үзгәртә торган мөһим хәлләр килеп туарга мөмкин. Җиде кат уйлап хәл иткән очракта гына, көткән нәтиҗәгә ирешерсез. Акчагызны кирәкмәгән эшкә сарыф итмәгез. Акча бүген бар, иртәгә юк ул.

Укчы

Атна шактый мәшәкатьле булырга вәгъдә итә, ләкин эшне ял белән бәйләп баруыгыз, сизелерлек дәрәҗәдә уңыш китер ер. Хезмәттәшләрегез белән табигатькә чыгу, яхшы компаниядә рәхәтләнеп ял итү, планлаштырган эшләрегезгә комачау итмәс.

Кәҗәмөгез

Сез хәзер игътибар үзәгендә: үз көчегезгә ышаныч сезгә уңыш бүләк итәчәк. Алга таба хәрәкәт итмәгән кеше артка тәгәри. Үткәндәге үпкәләрне онытып, киләчәккә карап эш итегез. Ул шәхси тормышыгызда дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәр.

Сукояр

Зур проблема итеп кабул иткән мәшәкатьләрне дә үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Үткен акылыгыз һәм эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас. Эш күп вакыт булса да, ял итәргә, сәламәтлегегезне кайгыртырга вакыт табыгыз.

Балык

Һөнәри осталыкны арттыру, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен уңай вакыт. Бүгенге көндә төзегән эшлекле планнарыгыз киләчәктә керем вәгъдә итә. Дус-ишләрегезгә артыгын ачылып сөйләп бетермәгез. Уңышларыгыз өчен сөенмәүчеләр җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев