Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Депрессия - коронавирустан да куркынычрак авыру

Һава торышы буенча киенегез, витаминнар эчегез, прививка ясатыгыз һәм депрессиягә бирешмәгез, чөнки депрессия үзе кешене бернинди коронавируссыз үтерә ала, дип искәртә белгеч.

 Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко россиялеләргә депрессиядән үлем куркынычы зур булуы турында искәртте. Бу хакта «Вечерняя Москва»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Һава торышы буенча киенегез, витаминнар эчегез, прививка ясатыгыз һәм депрессиягә бирешмәгез, чөнки депрессия үзе кешене бернинди коронавируссыз үтерә ала», — дип искәртте ул.

Көз көне баланслы һәм төрле ризык кулланырга һәм аралашу даирәсен чикләргә тырышырга кирәк, дип өстәде. Моннан тыш, көн режимын сакларга кирәк, чөнки «төнге күңел ачулар» организм биоритмнарына начар йогынты ясый.

Онищенко салкын тиюне булдырмаска киңәш итте. «Салкын тию фонында түбән температураның физик йогынтысыннан гриппны да, парагриппны да, коронавирусны да, башка инфекцияләрне дә җиңел эләктеререргә мөмкин», - дип искәртте ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-09-2020/koronavirustan-kurkynychrak-avyru-bilgele-5771775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев