Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Казанда трамвайның 3 җиңел машинаны бәрдерүе видеога яздырып алынган

Авария кичә 15.00 сәгатьтә Себер трактында 10/7нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Кичә Казанда трамвайның 3 җиңел машинаны бәрдерүе видеога яздырып алынган булган. Видеокамерага трамвайның нәкъ машиналар өстенә килеп керүе эләккән.

Трамвай йөртүче 34 яшьлек ханым куркынычсыз хәрәкәт тизлеген кулланмаган һәм борылу өчен трамвай юлына кергән 3 автомобильне берьюлы бәрдергән.

Зыян күргән җиңел машиналар өчесе дә «Киа Рио» маркалы. Иң алдагы автомобильнең йөртүчесе 34 яшьлек ханым булган. Бу машинага трамвай бәрелүдән иң зур зыян килгән. Машинада утырган 4 яшьлек баланың башы бәрелгән.

54 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче машина, бәрелүдән килгән көч белән, үзе дә башка машинаны эттергән. Икенче машинадагы 28 яшьлек пассажир хатын-кызның тезе һәм иңе имгәнгән.

 

 

 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/04/163309/

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/04/163312/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев