Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Зилә Рафаэль кызы да катнашты

Җомга көнне Арча педагогия көллиятендә якташыбыз бөек галим-мәгърифәтче Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышланган республикакүләм фәнни конференция узды

Әлеге республикакүләм конференциядә районыбызның Комыргуҗа мәктәбендә эшләп килүче Ш.Мәрҗани музееның җитәкчесе Зилә Рафаэль кызы Зиннәтуллина катнашты һәм "Мәрҗаниләр эзе буйлап" дигән темага чыгыш ясап, Арчадан сертификат алып  кайтты. 

Конференция бөек галимнең  мирасын өйрәнүгә багышланган иде.

Хәтерлисездер мондый республикакүләм фәнни гамәли конференция Комыргуҗа мәктәбендә ике елга бер тапкыр узып килә. "Арчадагы конференция дә шуңа бик тә охшаш",- диде Зилә Зиннәтуллина.

Фото Зилә Рафаэль кызы альбомыннан алынды.

 

 1995 елның 5 декабрендә ТР Министрлар кабинетының 893 нче карары белән Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелә. 1996 елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани музее өчен махсус 2 бүлмәсе булган яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.   Яңа мәктәпкә күчкәч, булачак музейның советы, планы төзелә, Мәрҗанинең туганнары һәм галимнәр белән яңадан яңа элемтәләр эзләп табыла. Тупланган экспонатларның да саны ишәя. Җыйналган бай экспонат-материаллардан музей барлыкка китерүне ТР Берләшкән дәүләт музееның (хәзер ТР Милли музее) бер төркем хезмәткәрләре башкара һәм 2000 елның 2 октябрендә Ш.Мәрҗани музее ачыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев