Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Үзәк сайлау комиссиясе пенсия реформасы буенча референдум өчен өч сорауны хуплады

Референдум өчен сораулар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Алтай краенда төзелгән.

. Үзәк сайлау комиссиясе пенсия реформасы турындагы референдум өчен өч сорауны хуплады. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Референдум өчен сораулар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Алтай краенда формалаштырылган.

“Сез Россия Федерациясенең пенсия белән тәэмин ителеш турындагы законда 2018 елның 1 июле торышына билгеләнгән һәм шуның нигезендә картлык буенча пенсия билгеләнүче яшьнең үзгәрмәве яклымы?” - Таганский муниципаль округын җитәкләгән Илья Свиридовның Мәскәү төркеме шундый сорау формалаштырган.

Мәскәү өлкәсендәге төркем (җитәкчесе – күп балалы гаиләләр белән эшләү буенча Бөтенроссия берлеге иҗтимагый оешмасы президенты Марина Семенова) соравы түбәндәгечә яңгырый: “Сез Россия Федерациясенең пенсия белән тәэмин ителеш турындагы законда 2018 елның 1 июле торышына билгеләнгән һәм шуның нигезендә картлык буенча пенсия билгеләнүче яшьне арттыру мөмкин булмавын хуплыйсызмы?”

Алтай крае буенча КПРФ бүлегеннән сорауны түбәндәгечә формалаштырганнар: “Сез Россия Федерациясенең пенсия белән тәэмин ителеш турындагы законда 2018 елның 1 июле торышына билгеләнгән һәм шуның нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе  билгеләү хокукы бирә торган яшьнең (ир-атларга – 60, хатын-кызларга – 55) арттырылмаска тиешлеге белән киләшәсезме?”

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169313/

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев