Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Казан арты - Әтнә төбәге

Орчык кадәр бер малай

”Казан — 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни мәркәзе” сәхифәсеннән

Зиннур Хөснияр
Тарих мең дә сиксән сигезенче елның алмалы август аенда Әхмәтһади Максуди хәлфә* бертуган энесе Садри мәхдүмне** пар ат җигелгән тарантаска утыртып, Алат каласына Мәрҗани хәзрәтне каршы алырга китте. Юл уңаеннан күршедәге Солабаш авылында яшәгән Хәсәнгата Габәшигә сугылырга уйлады. Ниятләре Алатка бергә бару иде.
Пар ат җиккән атлары капка янына килеп туктауга, Садри Мәхдүмнең игътибарын ишегалдыннан ишетелгән искиткеч матур көй җәлеп итте. Анда кемдер кубызда уйный, һәм көйне гаять оста башкара иде. Мөгаен, Габәшиләргә** Казаннан берәр кунак килгәндер, дип уйлады ул.
Капканы ачып җибәрүгә икесе дә артларына авып китә язды: ишегалды уртасындагы печән салынган ат арбасында нәни генә бер малай кубыз тартып утыра!
Алар абыйсы белән бер-берсенә карашып куйдылар. Һади бу баланы белә икән.
— Солтан!*** Син безне нинди матур көйләр белән каршы аласың! Рәхмәт, энем! — диде ул.
Чалгы пәке белән кырдырып алынган башына яшел түбәтәй кигән ялан тәпиле орчык кадәрле малай керүчеләргә бөтенләй игътибар итмичә уйнавын дәвам итте.
Садри мәхдүм әле тораташ булып катып басып торган абыйсына, әле нәни “орчык”ка карады, әмма абыйсының уйларын аңлый алмады.  
*Әхмәтһадм Максуди
*Садри Максуди
** Хәсәнгата Габәши
***Солтан Габәши

Бактың исә, Әхмәтһади белән Хәсәнгата Казанда күрешеп, үз якларының тарихын өйрәнергә сүз куешканнар. 
Бу шөгыльгә исә яшүс­мерләрне Шиһаб хәзрәт үзе күндергән. Әлбәттә, аның татар тарихы турындагы китапларын укып әсәрләнгән шәкертләргә бу аеруча көчле тәэсир иткән.
Фани дөнья хәятендә кичә бар, бүген бар, иртәгә бар. Ә менә “кичәгедән” дә элегрәк ни булган? 
Тамырлардан аккан канның чишмә башы кичә белән генә төгәлләнми. Ул тагын да тирәндәрәк, тагын да борынгырак заманнарга барып тоташа. Бүген аларның кендек каны тамган, моннан күп гасырлар элек бабаларының маңгай тире белән сугарылган ошбу җирләрдә нинди хәят-вәзгыять  булган?
Солтанның көе акыл-аңны гына түгел, кандагы күзәнәкләрне дә уята. “Музыканың шундый көче бар!” – ди Хәсәнгатә Габәши. Ул, Мәрҗани хәзрәттән күреп, ислам динендәге музыка сәнгатенә хәер-хак булган  хәдисләрне өйрәнергә керешкән иде.
Татар кавеменең тарихы аксыл томан эчендә. Монголлармы алар? Әллә читтән килеп урнашкан килмешәкләрме? Монахлар язган елъязмалар шулай дип тәкрарлый. Әмма Шиһаб хәзрәт бу фаразларның ялган икәнлеген фаш итеп чыкты. Радлов, Малов кебек күренекле галимнәр дә аңа каршы килмәгән. Петербург галимнәре дә бу гыйлем иясе белән санлашкан.
Көй артыннан бара-бара, Дөбьяз тау башына менеп, тирә-юньгә баксаң, күз алдында инде Дөбьяз гына түгел, Дөбьяз-Әтнә төбәге килә. Алат даругасы була инде монысы. Әле якын тарихта гына шәһәр дип аталган Алат каласы, тагын да арырак киткәч, борынгы Кала тау биләмәләре.
Әнә генә бит инде: Көек авыллары, Өлә, Казаклар, ике Шөмбер, Әйшияз, Күәм, кыскасы — борылмалы Ашыт болыннары. Ашыт ул якларда көяз кызлар кебек сыгылмалы-борылмалы булса да, монда шактый тар әле ярлары. Битаман ягына бара бара, ярлар киңәя, елга зур суга охшап кала.
Инде Бикнарат карьясына килеп җиткәндә, нәкъ Илләт дигән урман-тау елгасына кушылган урында, отыры зурая, киңәя; язларын ташып ага да, тирә яктагы болыннар су астында кала. Аңа кадәр, Ашыт Хәсәнбай тегермәненә җиткәндә, үзен көтеп торган Илләтне зарыктырган кебек, янә урманга таба борылыш ясап ала — көт әле янәсе. Бикнарат ягына борылганда, тагын туры юлыннан тайчына, көньякка таба турылый һәм, ниһаять, гәрәбәдәй сап-сары  комлы Сайсу дигән урынны узуга, туп-туры Илләтенә таба китә.
Калау тау башыннан карагыз сез Ашытлы буе болыннарына — искиткеч гүзәл гаҗәеп матур манзара ачыла: бу рәвешле бормаланып аккан матур елга тагын кайда бар икән! Һади абыйсы әйтә, бу яклар Мари иленең Сотнур олысына карый, ди. Бикнарат белән Күлле Киме халкы Ашыт буйларында бергәләшеп “Әләшә” бәйрәмнәрен үткәргән; бу хакта Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләре дә яза, ди.
Әләшә мәҗүсилек калдыгы дип, кайбер муллалар аны тыярга уйлаган, һәм шулвакыт ошбу бәйрәмне Шиһаб хәзрәт яклап чыга: татарның үзенеке ул, ислам белән бәйләнеше бар, ди. Мари ягы, Сотнур олысы үзе дә Казан губернасына керә, ягъни татар авыллары Марига керми, киресенчә, Мари иле үзе Казан губернасы биләмәләрендә.
Дөбьяз-Әтнә як­лары, Ашыт буйлары Алат даруга­сы дип атала. Бик гүзәл җирләр бу! Казан ханы Мө­хәммәдәмин, ханлык чикләрен сак­лар өчен, Кубань як­ларыннан борынгы бабаларыбызны чакырып китергән.
 Алар мондагы халыклар белән бергә аралашып, тора-бара кушылып бетеп, бик дус торганнар. Монда шулай  ук ошбу  вакыйгаларның шаһите булган бөек Нугай эзләре. Сөембикә ханбикә яраннарының якты рухлары. Бу яктагы халык аларга бүген дә елга бер мәртәбә зиратларга барып дога кыла.*
Бу төньяк-көнбатыш җирләрдә борын-борыннан төркиләр яшәгән. Тарихчы, бу яклар кызы Тәминә Әсгат кызы Биктимерованың “Шимберем – олы тарих эзләрендә” дигән китабына кереш сүзеннән. (Ав.төзүче .Т.Ә.Биктимерова). Казан тат.кит.нәшр., 2022.4-12 битләр. 
Габәши мондагы борынгы татарларның мари, удмурт кебек фин-угор кабиләләре белән кушылып беткән дигән фикерләргә каршы. Чынлыкта, алар монда электән яшәгән һуннар белән тыгыз бәйләнештә булган, ди. Монда хәтта болгарга кадәр үк төркиләр яшәгән, ди. Дәлил итеп Әйшияз шәһәрлеге табылдыкларын китерергә була, дип, үз белгәнен  Һади абыйсы да сөйли. 
Һәм ул, Солтанның скрипка көенә “ияреп”, сүзен дәвам итә:
— Көнбатыш төрки каһанлыгы таркалганнан соң, урманлы җирләрдә урнашкан фин кабиләләре белән янәшә яшәүче төркиләр булган алар. Алар бергәләшеп ханлыкны саклаган. Моның өчен төрле ныгытмалар корганнар, кирмәнчекләр ясаганнар. Чар өязенең (Царевококшайск) Шимбер, Олы Күәм һәм Әйшияз авыллары арасында, Чар һәм Казан өязләренең чик хезмәтен үтәүче Ашыт елгасы арындагы калкулыкта, утыз сажин озынлыкта үр бар; ул ярның текә урынын эчке яктан чолгап алган һәм очлары белән биек ярга барып тоташкан. Озынлыгы өч йөз сажин булыр. Аның тышкы ягыннан өч аршын тирәнлектәге чокыр күренә. 
Үр балчыктан сугылган кирпеч дивар белән ныгытылган. Бу урында татарларның шәһәре торган. Алар монда Казан ханлыгы барлыкка килгәнче үк булган, һәм бәлки ул вакытта да “Кала-тау” дип аталгандыр. Галим Хөсәен Фәезханов та моның шулай икәнлеген раслаган, ләбаса.
Солтан уйнаган көй, капка астыннан гына шуышып чыкты да, берзаман урамны тутырып агарга кереште һәм анда гына сыймыйча Алат юлыннан турылап Әтнәгә таба тәгәрәде.
— Ашыкмале син, матур көй, әле Алат аша узасың бар! Аннан соң Бәрәзә-Бәрәскәләрне үтәсең бар, — дип уйлады Һади.
Казан ханлыгы чорында “Кала тау” Алат кенәзлеге биләмәләренең бер үзәге рәвешендә булгандыр. Чөнки аны төрле авыллар әйләндереп алган: Олы Бәрәзә, Түбән Бәрәскә, Күәм, Әйшияз, Түбән һәм Югары Көек, Шөмберләр һәм башкалар.
Үтәр гомер, узар вакыт, синең каз бәбкәле чирәмнәреңдә тәгәрәп үскән бер кызчыгың олуг тарихчы булыр да, бу хакта болай язар:
— Казан ханлыгы вакытында биредә, күрәсең, татар шәһәре булган, ул, вакытлар узу белән, үзенең хәрби һәм икътисади әһәмиятен югалткан”. Һәм язмасына “Тәминә Әсгат кызы” дигән култамгасы куяр. Аннан соң дәвам итәр:
— Атаклы археограф һәм тарихчы М. Әхмәтҗанов фикеренчә, “Кала” ны­гыт­ма­сының һәм якын-тирә авылларының барлыкка килүе — Казан ханы Мөхәммәтдиннең (1469–1518) дәүләтнең хәрби куәтен ныгыту буенча алып барган эшчәнлеге нәтиҗәсе. Аның чакыруы буенча монда Кубаньдан, Иделнең түбән өлешеннән һәм Кырымнан нугай татарлары килә. Сак таулары нәкъ менә шулар тарафыннан өелә дә инде.
Казан артында нугайлар төзегән башка ныгытмалар да бар, шуларның берсе — Алат шәһәре. Ул Әтнә, Дөбьяз һәм Арча районнарының шактый өлешенә кергән Алат даругасы. Якын тирәдәге авылларда ерак тамырлары борынгы төрки кабиләләргә барып тоташкан элеккеге җирле халык яшәгән.
Әхмәтһади тагын көйгә колак сала. Ни ди соң бу борынгы көй? Тыңлый һәм ишетә аны Һади. Көйнең борынгы мәкаме ерак тарихларга алып китә. Әхмәтһади ошбу көй артыннан “ияреп” киткәнен үзе дә сизми калды.
Ар ягы кенәзләре белән беррәттән Нугай морзалары Казан ханлыгының төп хәрби көчен һәм хәрби йомышлылар катламын тәшкил иткән. Кырымлы Сафагәрәйнең хәрби төркемнәрендә дә хезмәт итә болар. Иске Мәңгәр, Урта Сәрдә, Урта Алат бу вакыйгаларның үзәгендә була.
Хәер, Мәрҗаниның да әйткәне бар:
— Ашыт елгасы ярында, Өҗем авылы зиратында матур язулы, оста итеп сайланган Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән торган кабер ташлары бар, — дигән шәкертләренә. Биредә дин юлында шәһит киткәннәрнең ике кабер ташы табылган.
Аларның берсендә: ”Бу бөек… Солтан кабере 1540 елда Дәим байморза углы Ядигәр хыянәтчеләр кулыннан һәлак булды”, – дип язылган.
Олы Бәрәзә, Түбән Бәрәскә, Күәм, Әйшияз, Түбән һәм Югары Көек һәм башка авылларында борынгы нугайлар яшәп кала.Шулай ук Мәрҗани хәз­рәтләрен укып белә: Өшкәтә, Олы Бәрәзә, Олы Алат, Урта Алат, Алатбаш, Матмыр, Кече Алат, Күлле Киме, Битаман, Бәрәскә, Ташкичү, Бикнарат, Битаман Казаклары авыллары Аксаринның Кадырков сотнясында була.
Солтанның көе Һадига Фукс китабы битләрен дә “ача”:
— Яз җиткәч, билгеләп үтә торган сабан бәйрәмнәреннән соң Казанның үзендә, күрше татар авылларында да Җыен дип аталган икенче бәйрәм уздырыла. Соңгысы шәһәрнең үзендә зурлап билгеләп үтелмәсә дә, Казан губернасының күп кенә авылларында аны җиде атна дәвамында, һәр җомга көнне һәм шул ук вакытта төрле исемнәр астында бик теләп бәйрәм итәләр. 1834нче елда ул түбәндәге тәртиптә булды: 8 июльдә бәйрәм Шөмбер авылында шул ук исем белән уздырылды.
Моңлы көй Һадиның акылын сафландырды, аңын ачты. Егет үзе дә капылт сискәнеп китте: баксаң, бу электән бер төбәк булып яшәгән, аның чик сызыгы, әйтик, көньяк-көнбатышта Бишнә, Мәмдәлләрдән башлана да төньякка килә-килә Ябынчы, Күлле Киме, Комыргуҗа, Олы Әтнә, Ташкичүгә чаклы барып җитә.
Аннан соң Алатлар аша бара-бара Әйшияз, Шөмберләр, Көекләр, Өлә, Уразлы (Казак­лар), Чыршыларны да кертеп, Сая, Өбрә, Әлдермешләрне үз куенына алып, Суыксу, Ташкичү, Кавал авыллары буйлап Иске Рәскә, Кондырлыга бара һәм шундагы таудан Битаман ягына төшеп китә. Анда аны Битаман, Бикнарат, Ювас, Кодаш, Каракүлләре көтеп тора.
Менә шул каръя­ларны, урман-суларны эченә алган төбәк борын-борыннан, чыннан да, үзе бер зур Ил-Авыл булып яшәгән; халкы бер зур кабиләдән булган, боларның эчкән сулары гына түгел, тарихлары да бер үк икән.
Дөбьяз уртада кукыраеп утырып кала. Моңа аның тулы хакы бар, чөнки Казан арты базарларына юл Дөбьяз аша үтә. Базар ул — муллык, байлык билгесе, җитеш хәятнең асылы, дисәң дә була. Гайнетдин бабалары бу яктагы һәр базарны яхшы белә, кайсында нинди тауар сатылганын яттан әйтеп бирә. Аларның кайберләренә хисапчы итеп әтиләре Низаметдинны да чакыралар. Әгәр әтиләре тәмле күмәч күтәреп кайта икән, димәк, ул бу юлы Олы Әтнә базарында булган һәм күмәчче Хәким аңа тәмле икмәген биреп җибәргән.
Арча, Рус Алаты, Балтач, Иске Ашыт, Иске Мәңгәр, Кышлау, Күлле Киме, Мәмдәл, Олы Карагуҗа, Олы Әтнә, Сарай-Чокырча, Түбән Оры (Байлар Орысы), Хәтнә, Чыпчык кебек авылларда кайный базарлар.
Һади үзалдына елмаеп куйды. Садри тиктомалдан сәбәпсез көлеп торган абыйсына сәерсенеп карады. Тик Әхмәтһади моның сәбәбен әйтмәде. Бу хакта Мәрҗани хәзрәткә сөйләячәк — ул бит алардан авыллары тарихы буенча имтихан алырга бик ярата. “Ислам дине үзе белән безгә борынгы заманнардагы чын тарихыбызны алып килгән!”, – ди ул. 
 « Рәхмәт, Солтан! Рәхмәт синең бу борынгы көеңә! — дип куйды Хәсәнгата ул үзалдына. 
– Орчык кадәр бер малайның моңлы көе нинди тарихи хатирәләр кузгалтты бит! Лә иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлүллаһ... Синең динең аша килде безгә бу  гыйлемнәр! Салләллаһу галәйһи вә сәлләм! Аллаһ аңа Үзенең рәхмәтен һәм сәламен бирсә иде!..”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев