Укытучы булу – горурлык Күәм авылында туган, бик күп еллар мәктәп директоры булып хезмәт иткән ХӘКИМҖАНОВ ХӘМИТ ГАЗИМ УЛЫның 4 октябрьдә олы юбилее, туган көне.
Мәктәпкә алып килгән юлдан инде 39 ел атлыйм икән. Ул юл үзенчә кадерле, йөрәккә якын, минем тормыш юлы. Капкасын ачып керүгә, шау чәчәкле аллея күзне иркәли. Чисталык, һәр кешене үзенә җәлеп итә торган тынычлык, бала күңеленә матурлык орлыкларын салучы дөнья каршы ала. Үзем дә бала булып, тыныч күңел белән шул чәчәкләр арасыннан мәктәбемә атлыйм. Уйларым мине балачакка алып китә... Үземне укыткан укытучылар искә төшә. Искиткеч акыллы, сабыр, белемле кешеләр алар. Без алардан үрнәк алырга, аларга охшарга тырышып укыдык. Алар һәрчак янәшәбездә булдылар, ярдәм кулын сузарга әзер иделәр. Һәркөн елмаеп каршы алдылар, кул болгап яки аркабыздан сөеп озатып калдылар. Кычкырып кемнедер әрләгәннәрен, сүз белән кимсеткәннәрен хәтерләмим. Минем бик тә, бик тә алар кебек буласым килде. “Укытучы булачакмын!- дидем үз-үземә. Ничәнче сыйныфта шундый фикергә килүем инде истә түгел. Ләкин укытучы булуымның тамырлары мәктәп елларыма барып тоташа. Һөнәремне дөрес сайлаганмын, эшемне яратып эшлим. Янәшәмдә үземне укыткан укытучылар, коллегаларым, җитәкчеләрем булды. Эшкә килгәч, миңа дөрес юл күрсәтүче, киңәшләре белән ярдәм итүче, укытучы хезмәтен чын мәгънәсендә аңларга өйрәтүче кеше турында язып үтәсем килә. Ул - минем сыйныф җитәкчем, остазым, коллегам, җитәкчем Хәкимҗанов Хәмит Газим улы. Хәмит Газим улы җитәкчелегендә мәктәбебез – укытучылар һәм укучыларның икенче йорты. Ул үзенең таләпчәнлеге, гаделлеге, тирән белеме һәм оештыру сәләте белән аерылып тора. Директорыбыз һәр укучының уңышына сөенә, һәр укытучының хезмәтен югары бәяли. Мәктәбебездәге тәртип, югары белем сыйфаты, укытучылар коллективының бердәмлеге – болар барысы да Хәмит Газим улының армый – талмый башкарган җаваплы хезмәт җимеше. Мәктәпнең даны – аның тамырларында һәм шул тамырдан үсеп чыккан үз балаларында. Нәкъ менә шундый тугрылык үрнәге булып тарихыбызда истәлекле бит ачыла. 1987 елда Хәмит Газим улы туган мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Яшь җитәкче эшне бик акыллы башлап җибәрә: ул мәктәптә булган күркәм d 5 октябрь – Халыкара Укытучылар көне. Әлеге көн 1994 елдан бирле 100дән артык илдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. традицияләрне саклый, аларны заман таләпләренә яраклаштырып яңарта һәм һәрвакыт олы, тәҗрибәле укытучыларның фикерләренә нигезләнеп эш итә. g Ул гомеренең 32 елын Күәм урта мәктәбе белән җитәкчелеккә багышлый. Мәктәбебез елдан-ел яңара һәм заман белән бергә атлый. Күәмлеләр яхшы белә: 2013 елда республика программасы буенча мәктәбебездә зур капиталь ремонт үткәрелде. Бу безнең мәктәп бинасына икенче яшьлек, яңа тормыш бирде. Бүгенге Күәм мәктәбе — ул фән һәм технологияләр дөньясы! «Үсеш ноктасы» («Точка роста») федераль проекты кысаларында мәктәбебезнең химия, физика һәм биология кабинетлары иң заманча җиһазлар, цифрлы лабораторияләр белән тулыландырылды. Бүгенге укучыларыбыз фән үрләрен галимнәр кебек өйрәнә. Соңгы ике елда гына да мәктәп коллективы тәрбия юнәлешендәге яңа проектлар белән төрле грантларда актив катнашып, мәктәбебез 1 000 000 сум күләмендә сертификатка ия булды. Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан яшелчә бакчасы яңартылды. Яңа койма корылды. Бакчага кура, карлыган куаклары, алмагач агачлары утыртылды. Без балалар белән берлектә, бик тырышып бакчада эшлибез. Һәр елны мул уңыш җыеп алабыз. Мәктәптә уку процессы белән беррәттән спортка һәм сәнгатькә гаять зур игътибар бирелә. Укучыларыбыз һәр өлкәдә зур уңышлар яулыйлар, мәктәпнең данын күтәрүгә зур өлеш кертәләр. Болар барысы да – Хәмит Газим улының тынгысыз, тырыш хезмәте аркасында бирелә. g Җитәкче булу өстенә, ул иң беренче чиратта – үрнәк педагог, киң күңелле һәм сабыр кеше. Аның эш бүлмәсе ишеге укытучылар өчен дә, укучылар һәм ата-аналар өчен дә һәрвакыт ачык. Хәмит Газим улы һәркемне тыңлый белә, кирәк чакта төпле киңәшен бирә, авыр мизгелләрдә ярдәм кулы суза. Ул үзенең үрнәгендә яшь буынга хезмәтне яратырга, максатчан булырга өйрәтә. Аның тырыш хезмәтен җитәкчеләребез дә югары бәяли. Ул хөкүмәтебезнең: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Россия Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре» күкрәк билгеләре белән бүләкләнде. Хәмит Газим улы – чын гаилә башлыгы. Нурания ханым белән төзегән гаилә учагы әледә дөрләп яна. Алар бик матур гаилә, безнең өчен дә, укучылар өчен үрнәк гаилә. Ничә еллар дәвамында бер - берсенә терәк булып, үзләренә ышанычлы дәвамчылар үстереп, гөрләшеп яши алар. Хәмит Газим улының бүгенге көннәрдә олы юбилее! Коллективыбызга җитәкче булып, тагын күп еллар бергә эшләргә насыйп булсын иде.
Гөлнара Сөнгатова, Күәм авылы, тарих укытучысы
Нет комментариев