Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 24-30 сентябрь көннәрне районыбыз юлларында 16 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алсак, аларның я р т ы с ы а в т о м о б и л ь йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешы такмау белән бәйле. Ни кызганыч, бездә транспорт йөртүчеләр шушы төр куркынычсызлык кагыйдәсенә төкереп карыйлар. Ә бит ул куркынычсызлыкның иң ышанычлы төре. Шул ук вакытта юлларда 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ә алары әнә шул куркынычсызлыкка өстән карау аркасында килеп чыга. Сәбәпләре төрле, ә күпчелек юлларда бозлавыклар башланганчы йөреп калыйм дигән бугай... Авария сәбәпләренең тагын берсе – тәрәзә пыяласын тиешледән артык тонировкалау. Шул сәбәпле янә 4 транспорт туктатылган.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның барысы да административ җаваплылыкка тартылган.
Нет комментариев