Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 Май бәйрәме белән!

Хөрмәтле Әтнәлеләр, Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Тормышка яңа ритм бирүче яз һәрвакыт яхшы үзгәрешләргә өметләндерә. Матур киләчәгебезгә, иминлегебезгә бары тырыш, намуслы хезмәт белән генә ирешеп булачагын исә без ачык беләбез.
Беренче май, чыннан да, халкыбызның язгы яраткан бәйрәме булып санала. Өлкән буын кешеләре өчен ул хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндерсә, яшьләргә үзеңнең хокукларыңны һәм мөмкинлекләреңне тулы күләмдә тормышка ашыру теләген гәүдәләндерә. Әлеге дата үз туган ягын яратучы һәм тырыш хезмәт белән аны имин, мул тормышлы итәргә тырышучы кешеләрне берләштерә. Бүген безнең өчен балаларыбызда хезмәт кешесенә
мәхәббәт һәм хөрмәт, җаваплылык хисләрен тәрбияләү бик мөһим бурыч булып тора. Гомуми эшебез хакына хезмәт итүче һәм үз куллары белән безнең районны яшәү өчен уңайлы, үзенә җәлеп итә торган итүче халкыбызга ихластан рәхмәт белдерәм. Аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, кәеф күтәренкелеге телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт якын кешеләрегез булсын, сезнең хезмәтегез лаеклы бәяләнсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев