12 йөртүчегә “арест” салынган
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 9-15 ноябрь аралыгында барлыгы 21 йөртүчегә штрафын вакытында түләмәгән өчен административ протоколлар төзелгән.
Ә менә агымдагы елның 10 аена мондый ваемсызлар саны 161 кешегә җиткән. Шулар арасында 12 йөртүчегә исә суд “арест” карары чыгарган. Исегезгә төшерәбез, штрафны вакытында түләмәгән очракта, аны икеләтә күләмдә түләү, 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр яисә 15 тәүлеккә кадәр “арест” каралган.
Атна эчендә теркәлгән кагыйдә бозу очракларына кире әйләнеп кайтсак, бу көннәрдә барлыгы 50 протокол төзелгән. Шулар арасында тугыз йөртүчегә – номерлары пычрак булганга, алтысына – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, бер йөртүчегә “обгон”га чыккан өчен административ штрафлар салынган. Ике йөртүче исә руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев