175 нче мәктәпнең 9, 11 сыйныфлары башка мәктәпкә күчерелә, калганнар дистанцион укый
Хәбәрләр

175 нче мәктәпнең 9, 11 сыйныфлары башка мәктәпкә күчерелә, калганнар дистанцион укый

«Мәктәпне тиз арада ремонтлап, укыту эшчәнлеген торгызырга тырышачакбыз», — диде Ләйлә Фазлыева.

Казанның 175 нче мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары башка мәктәпләргә күчереләчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында атыш вакытында зыян күргәннәргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Әлеге мәктәпнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак. Мәктәпне тиз арада ремонтлап, укыту эшчәнлеген торгызырга тырышачакбыз», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Бүген Казандагы барлык мәктәпләрендә дә дәресләре үткәрелми. Балалар бакчалары гадәти режимда эшлиләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-05-2021/175-nche-m-kt-pne-9-11-syynyflary-bashka-m-kt-pk-k-cherel-kalgannar-distantsion-ukyy-5822900


Нет комментариев