Дүшәмбе, 18 майда, Татарстан территориясендә кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта НТР24 сайты ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил исә.
Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +28..+33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/novaya-nedelya-v-respublike-nacnyotsya-s-anomalnoi-zary-5923778
Нет комментариев