21 февральдән ковидка антитәнчекләре булган россиялеләргә QR-кодлар бирелә башлаячак
Хәбәрләр

21 февральдән ковидка антитәнчекләре булган россиялеләргә QR-кодлар бирелә башлаячак

Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узганнарга гына бирелә.

 Россиядә коронавируска югары титрлы антитәнчекләре булган кешеләргә QR-кодлар бирә башлаячаклар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле боерык чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«21 февральдән QR-кодны антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин булачак — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы», — диелә агентлык хәбәрендә.

Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узган Россия халкына бирелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-02-2022/21-fevrald-n-kovidka-antit-nchekl-re-bulgan-rossiyalel-rg-qr-kodlar-birel-bashlayachak


Нет комментариев