Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 сентябрьдә яңа территорияләрнең Россия составына керүе турындагы килешү имзаланачак

Владимир Путин җомга көнне яңа территорияләрнең Россия составына керүе турындагы килешүләрне имзалау тантанасында катнашачак, дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

«Иртәгә Зур Кремль сараенда, Георгий залында, 15:00 сәгатьтә РФ составына яңа территорияләрнең керүе турында килешүләрне имзалау тантанасы булачак. Бу чарада президент Путинның зур чыгышы булачак», – диде Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, бу президентның Федераль Җыенга юлламасыннан аермалы формат булачак. Юллама үзе соңрак булачак, аның датасы турында алдан хәбәр ителәчәк.

Россия составына керү турындагы мәсьәлә буенча референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә узды. Бюллетеньнәрнең 100 процентын эшкәртү нәтиҗәләре буенча ДНРда тавыш бирүчеләрнең 99,23 проценты, ЛНРда – 98,42 процент, Херсон өлкәсендә – 87,05 процент, Запорожье өлкәсендә – 93,11 проценты Россия составына керү өчен тавыш биргән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев